2019 елдан үзебезгә дә, кунакларга да бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

Юбилейга әзерлек кысаларында, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау каралган. “Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортын төзекләндерү буенча проект тикшеренү эшләре инде башланды. Концерт залы, Милли китапханәнең яңа бинасын төзү буенча эшләрне дә тизләтергә кирәк. Быел 28 күп функцияле үзәк, 12 мәктәп, 8 балалар бакчасы, 10 авыл бинасы төзелеп кулланышка тапшырылырга тиеш. 19 мәдәниият йортында ремонт эшләре тәмамланган. 61 балалар бакчасы, 14 мәктәп, 21 яшүсмерләр клубы, 14 балалар лагере, 17 муниципаль объект, 31 авыл советы, 14 социаль хезмәт күрсәтү биналарында ремонт ясалган. 2018 елда яшьләр үзәкләрен төзекләндерү, матди-техник базасын ныгыту буенча яңа программа гамәлгә ашырыла. Быел 6 объектны ремонтлау каралган”, – диде Васил Шәйхразиев.
Ул бүген республикада 100 яшьтән узган 174 гражданин яшәгәнен билгеләп узды. “28 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында гыйнвар-август айларында 100 яшен тутырган 64 юбиляр хөрмәтләнде. Һәр чара югары дәрәҗәдә уздырыла”, – дип белдерде Премьер-министр урынбасары.

Ул урамнарны, тимер юл вокзалын бәйрәм символикасы белән бизәү эшен башлап җибәрергә, сыйфатлы сувенир продукциясе җитештереп аларны популярлаштырырга кирәклеген әйтте. “Шулай ук, республика оешмалары милли символика төшерелгән товарлар җитештереп, 2019 елда аларны сатуга чыгарырга тиеш. Эшләгән эшләр күп булса да, алда әле максатлар тагын да күбрәк. 2020 елда без барлык мөмкинлекләребез белән шушы бәйрәмгә җитәрбез дип ышанабыз”, – дигән ышанычын әйте В.Шәйхразиев.
Бу хакта тулырак: tatar-inform