ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар акчасы музее
Татар акчасы музее

Татар акчасы музее

Артур Галимҗанов һөнәре буена инженер-проектлаучы. Мәсәлән, Казандагы «Татар китабы йорты» аның проекты буенча төзекләндерелде. Ә берничә ел элек шуннан ерак түгел борынгы бер бинада ул үзе Татар акчасы музеен (0+) оештырды.

– Артур, акча музейлары тагын кайларда бар? Нумизматика белән кызыксыну балачактандыр, ә музей ачарга нәрсә этәрде?

– Россиядә акча музейлары берничә. Мәсәлән, Мәскәүдә – Россия банкы музее, Санкт-Петербургта – «Госзнак» АҖ «Акча тарихы музее», Переславль-Залесскийда «Акча тарихы музее» һ.б. бар. Идел буе төбәкләрендә юк иде әле.

Мин Казанда туып, Чаллыда үстем. Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясен тәмамладым һәм шушы өлкәдә эшлим. Балачактан нумизматика белән кызыксынып, тәңкәләр, кәгазь акчалар җыям. Бервакыт Алтын Урда чорындагы акчалар турында күбрәк беләсем килде, тик ул чакта бу хакта музейлардан тулы мәгълүмат таба алмадым. 2020 елда пандемия чоры иде, бу өлкәдә бернинди тәҗрибәм булмаса да, акча музее проектын төзедем. Белем бирү-агарту юнәлешендә эшләү ошый миңа. Бүген олысы-кечесе, һәр кызыксынган кешегә экскурсияләр үткәрәм, акчалар тарихы турында лекцияләр укыйм.

– Акчалар барлыкка килү тарихын диңгез кабырчыклары белән алмашудан алып аңлатасызмы?

– Әйе. Борынгы заманнарда халыклар өчен диңгез кабырчыгы, җәнлек тиресе, кыйммәтле ташлар акча ролен үтәгән. Кабырчыклар безнең җирлеккә дә килеп җиткән, һәм хәтта мари, башкорт халкының милли костюмнары элементларына кереп калган. Тора-бара акчалар кызыл балчыктан, таш, көмеш кисәкләреннән ясалган… Идел буендагы территорияләрдә акча әйләнеше белән бәйле иң борынгы табылдыклар Хәзәр каһанлыгы һәм Болгар ханлыгы чорына, VIIIIX гасырларга карый. Алтын Урда җирлегендә XIII-XV гасырларда сугылган тәңкәләрнең төрләре берничә йөз.

– Идел буе Болгар дәүләтендә иң беренче тәңкәләр кайсы елда сугылган?

– Идел буе Болгар дәүләте 150ләп шәһәрне, 800дән артык авылны, кечерәк шәһәр-ныгытмаларны үз эченә алган. Дәүләтнең үз акчалары барлыкка килүе – ул һәрчак уйланган адым, сәяси мөстәкыйльлеккә омтылу. Болгарстандагы иң беренче тәңкәләр Х гасырда, 902 елда, Алмыш хан әмере белән – Болгар каласында, соңрак, 931-932 елларда, Суар шәһәрендә сугылган. Өслекләренә ханның мөселман исеме дә өстәлгән. Гомумән, Идел буе Болгарстанының ун ханы исеме шул акчалардагы язулар буенча мәгълүм дә инде. Ислам дине йогынтысы көчле булу сәбәпле, акча өслекләрендә хан сурәтләре юк, шәһадәт сүзләре, әлбәттә, бар. Казан ханлыгы йөз елдан бераз артыграк вакыт кына гөрләп үскән дәүләт, бер төркем галим аның территориясендә акча сугу йорты булмаган, ди. Башкалар исә Казан ханлыгында аз микъдарда булса да акча сугылган, дип расларга омтыла. Казан ханлыгында нигездә шәрык илләре һәм Мәскәү дәүләте тәңкәләре файдаланылган дип фаразлыйм.

– Экспонатларны ничек җыйдыгыз, арадан иң борынгысы кайсы?

– Аларның күбесен антиквариат кибетләреннән сатып алдым. Иске әйберләр тәкъдим ителә торган базарлардан да эзлим. Тарихчы-нумизматлар да булыша, музейга килүчеләр дә үзләрендә сакланган иске акчаларны бүләк итеп калдыргалый. Мин нумизматика белгече Олег Степанов белән хезмәттәшлек итәм, ул акчалар тарихын аңлата, тик мондый гыйлемле нумизматлар Татарстанда берничә генә.

Арадан борынгы Римдә һуннар җитәкчесе, полководец Атиллага багышлап, аның сурәте сугылган тәңкә кызыклы. VI гасырдагы Төрки каһанлык акчалары арасында да хан белән ханбикә сурәтләнгән тәңкә игътибарга лаек, чөнки әлеге сурәт – сирәк күренеш, бу шушы җирлектә хатын-кызларга карата ихтирам зур булганын аңлата. Музейда шулай ук дөнья нумизматикасы белән дә танышырга мөмкин. Иң борынгы экспонатым – Урта диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан борынгы Финикия дәүләтенең 2400 еллык тәңкәсе.

– Сезне лекцияләр белән чыгыш ясарга чакыралармы?

– «Хәлбуки» татарча фәнни лекцияләр мәйданчыгын булдырган «Гыйлем» берләшмәсе, «Татар китабы йорты» белән хезмәттәшлек итәм. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында студентлар өчен «Өмет» төрки халыклар тарихын өйрәнү фәнни түгәрәге эшли, анда да лекция укыдым. Кызыксынучыларга акчалардагы кояшлы ак барс, ике башлы каракош, чәчәк, песи, болан, ат, кош, фантастик аҗдаһа, өчпочмак, биш тармаклы йолдыз һ.б. рәсемнәре хакында сөйләдем. Шулай ук зооморфик образларның нинди мәгънәгә ия булганын аңлатам. Күптән балчык белән эшли торган осталар татар тәңкәләрендәге рәсемнәр белән кызыксынды, шул символларны кулланып матур чүлмәкләр ясый башлады. Киләчәктә тегүчеләрне дә әлеге тема белән кызыксындырырга уйлыйм.

Борынгы тәңкәләрнең хан исеме генә түгел, кешеләргә яхшы теләкләр язылганнары да бар. Мәсәлән: «Котлы булсын яңа пул (тәңкә)», «Бәхет мәңге булсын», «Гомер – бер мизгел, тәвәккәл гали Аллаһ» һ.б. Алтын Урда тәңкәләре хакындагы иң беренче хезмәтне Карл Фукс тарафыннан Казанга чакырылган немец галиме Х.Френ язган. Музей китапханәсе бай, анда әлеге китап та бар. ХХ гасыр татар тәңкәләре буенча зур белгечебез Әзһәр Мөхәммәдиев иде. Биредә аның да хезмәтләрен табып була.

Заманча акчаларга килгәндә, 2013 елда Казахстанда әйләнешкә чыккан тәңкәдә Батыр белән Шүрәле сурәтләнгән: аны иң кызык тәңкәгә тиңлим!

– Дөньяның башка кыйтгаларында махсус чыгарылган коллекцион акчаларның кайсыларын үзенчәлеклерәк дип саныйсыз?

– Алар күп төрле бит, арада төрле исләр кушылганнары, тавышлар яздырылганы, Австралиядә сугылган бер мең килограмм авырлыктагысы да бар… Мәсәлән, 2011 елда Нидерландның Королева акча сугу сарае дөньядагы иң беренче QRкодлы (Ку-Ар-код) акча тәкъдим итте. Әгәр дә акчадагы сылтама буенча күчсәң, Нидерландның Финанслар министрлыгы сайты ачыла икән. Әлеге идея 2014 елда Россиядә кулланылды: 2012 елдагы җәйге Олимпия уеннарында катнашкан Россия спортчыларына багышлап 10, 50, 1000 сумлык акчалар чыгарылды. Алардагы QR-код аша Россия Үзәк банкы сайтының махсус бите ачыла һәм анда Олимпия уеннары җиңүчеләре хакында мәгълүмат тәкъдим ителә.

– Артур, сез рус мәктәбен тәмамласагыз да, саф татарча сөйләшәсез. Бүгенге шартларда татар телен саклау һәм үстерүгә кагылышлы уй-фикерләрегезне беләсе килә.

– Мин шулай дип саныйм: әгәр әти-әниләрнең эшләре, һөнәрләре туган тел белән бәйле булса, алар балаларында да милли телгә мәхәббәт тәрбияли. Ләкин, кызганычка, татарларның күбесе милли мохиттә генә мәшгуль түгел. Статистика буенча, Татарстан халкы күбесенчә зур заводларда, сәүдә һәм төзелеш өлкәсендә хезмәт куя, ә анда татар терминнары бик аз кулланыла. Мин татар телен шушы өлкәләр белән бәйләп кенә алга таба үстереп булачак дип саныйм. Бу мәсьәләне уңай якка хәл итү өчен тырышам. Әйтик, Татар акчасы музее эшчәнлегенә шундый проектлар да керттем: ВКонтактеда «Мөһәндис», «Табиб» һ.б. дип аталган татар телле аерым һөнәри сәхифәләр (16+) алып барам.

Татар теле миңа көндәлек тормышта, эшемдә һәрвакыт кирәк. Төзелеш тармагында көч куючы төрекләр, Урта Азия вәкилләре белән татар телендә аңлашам. Шул сәбәпле безнең югары уку йортларында, чит телләр белән беррәттән, татар телен укыту бик мөһим дигән фикердә торам. Татарга тылмач кирәкми дигән гыйбарәне онытмыйк.

Зилә Нигъмәтуллина.

Чыганак: beznenmiras.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*