Дубайда Берлəшкəн Гарəп Əмирлеклəрендə яшəүче татар активистлары оештырган ифтар узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дубайда яшәүче, ифтарның оештыручылары Әлфия Бәдретдинова һəм Марьяна Маснавеева хәбәр итте.
в Яңалыклар, Слайдер, Дин, Милләттәшләр авазы, 12.06.2018 0 145
Дубайда Берлəшкəн Гарəп Əмирлеклəрендə яшəүче татар активистлары оештырган ифтар узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дубайда яшәүче, ифтарның оештыручылары Әлфия Бәдретдинова һəм Марьяна Маснавеева хәбәр итте.
Чарага Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле әмирлекләрендә яшәүче 35 милләттәш җыелган. Аларның күпчелеге тумышлары белән Татарстан, Башкортстан, Кырым, Оренбург өлкәсе, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстан якларыннан.
“Ифтар танышу һәм мәдәни-белем бирү форматында узды. Мондый чаралар файдалы танышуларга сәбәп булып тора һәм мәдәни-милли бердәмлекне ныгыта. Ифтарга балалары белән килгән гаиләләр: “Чит илдә яшәүчеләргә баланы тәрбияләүдә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт арттыруда мондый чаралар бик мөһим булып тора”, дип ассызыклады”, – диде Əлфия Бəдретдинова.
Əлфия Бəдретдинова сүзлəренə караганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татарлар берләшмәсендә хəзерге вакытта 130 дан артык вәкил бар. “Бу чарага 35 кеше җыелуына без бик шатбыз, чөнки мондый зур состав белән җыелу беренче тапкыр, дисәң дә була. Изге Рамазан аенда дуслашуыбыз зур мәгънәгә ия булып тора. Алга таба Дубайда татар чаралары ешрак булыр, һәм без якын арада Дубайда беренче Сабан туе һәм башка милли рухтагы чаралар үткәрербез, дип ышанабыз”, – дип белдерделәр Әлфия Бәдретдинова белән Марьяна Маснавеева.
Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиллеге татарларны, шулай ук башка төрки һәм кардәш халыкларны, таныштыру, берләштерү, тәрбияви-мәдәни яктан баета торган чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Зилə Мөбəрəкшина
Фото: Əлфия Бəдретдинова
07.12.2024
07.12.2024