Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярәдәмендә бастырылды. Бу китапка Латвияда яшәүче татарларның милли ашлары җыелган, һәрберсе туган җиренән ерак булса да үзләренең милли гореф-гадәтләрен онытмаганнар, һәр рецептка алар үзләрнең күңел җылысын керткәннәр.
Бастыручы – Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте
Проектның мөхәррире – Фаимә Турлая
Әдәби эшкәртүче, төзүче – Ләйсән Билалова
Редактор – Гөлфия Хурамшина
Тәрҗемәче – Сания Турлая
Фоторәсем мөхәррире – Сания Турлая
Дизайнер – иҗади төркем «Madaniyat»
Татар ашлары көндәлек һәм бәйрәм ризыклары белән бай. Аларның күбесе бүгенге көнгә кадәр барып җиткән. Элек татар гаиләсе бик зур булган. Һәрбер кыз-бала рецептларның серләрен әнисенән, яки әбисөнән алып калган. Татар халкы бик дус һәм кунакчыл. Йорт кунаклар белән тулы булган. Табынга төрле милли ризыклар куйганнар һәм бөтен кунакларны тәмле ашлар белән сыйлаганнар.
Ашлар турында күп халык әйтемнәре бар:
«Кунак ашы – кара каршы»
«Ашаган белми, тураган белә»
«Ашаганда колагың селкенсен,
эшләгәндә йөрәгең җилкенсен»
«Ашаган малда өмет бар»
«Ашап туймаганны, ялап туймассың»
«Ашау эшне калдырмый».
Борынгыдан Казан аша күп сәяхәтчеләр узганнар. Алар татар милли ашлары турында бик тәмле, туклыклы, гади һәм нәзакәтле дип язганнар. Татарларның кунакчылыгы сәяхәтчеләрнең хәтерләрендә озакка сакланган. Элек гореф-гадәттән кунак өчен өстәлгә ак җәймә җәйгәннәр һәм иң тәмле ризыкларын куйганнар: баллы чәк-чәк, ширбәт, юкә балы, хуш исле чәй.
Шәрыкта, кунакчылык зур бәяләнгән. Мөселманнарда «Кунакчыл булмаган кеше кимчелекле» – дип санаганнар. Кунаклар сыйлангач, үзләре белән күчтәнәч алып киткәннәр. Гореф-гадәт буенча кунак та шулай ук кунак иткән.
Төп ашау ризыклары арасында: итле, сөтле, камырлы һәм үсемлек азыклары. Татарларның
иң яраткан ат, бәрән, кош ите дә читтә калмаган. Күбесенчә куе сөтне эшкәртеп сөт өсте (каймак), атланмай, катык, сөзмә, эремчек, корт әзерләгәннәр.
Татар ашлары арасында, беренчедән, аш һәм шулпа: токмач, умач, салма, тутырган тавык, тутырма, казы(колбаса), пылау һ.б итле, сөтле һәм кысыр аш (итсез). Икенчедән, камыр ризыклары: чәк-чәк (чәк-чәксез бер туй да үтми һәм «Бәхетле учак» ны аңлата), зур бөлеш, вак бәлеш, пәрәмәч, бөккән, өчпочмак, сумса, кыстыбый, кош теле, урама, катлама, паштет һ.б
Өченчедән, «Чәй өстәле – гаиләнең җаны» дип әйткәннәр. Татарларның чәйсез бер көне дә, бәйрәме дә үтми. Чәй кайнар һәм җитәрлек булырга тиеш. Кунак туйса, чынаякны әйләндереп куя, андый мәгьнә кунакның чәй эчәсе килмәгәнен аңлата.
Чәйгә баллы күчтәнәч куела: катлама, кош-теле, чәк-чәк. Туйга килен белән кодалар чәк-чәк, бавырсак алып киләләр. Чәйне бал белән эчкәннәр. Бала туу хөрмәтенә балдан пюре-альба, ә туйга – бал-май әзерләгәннәр. Ширбәт – бал белән җиләк-җимеш эчемлеге. Булачак килен һәрбер кунакка ширбәт тәкьдим иткән һәм кунаклар подноста бүләккә акча калдырганнар.
Татар ашлары бөр кемне дә битараф калдырмас. Безнең китап Сезгә ярдәм итәр. Ул Сезне төрле тәм дөньясына алып керер! Ашларыгыз тәмле булсын! Йортыгыз имин булсын, шаулап-гөрлөп торсын!