Ульяновск шәhәренең «Симбирск» стадионында милли иҗтимагый оешмалар арасында «Бердәмлек» дип исемләнгән III нче җәйге спорт уеннары узды.
Төрле милләттән булган спортчылар армрестлинг, масрестлинг, мини-футбол hәм аркан тартышу буенча бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, көчләрен сынадылар. Сокланмый hәм сөенми мөмкин түгел: спорт ярышларында безнең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасына тиңнәр табылмады.

Чараның тантаналы өлешеннән соң ярышларга старт бирелде. Быел гаҗәеп кызыклы hәм мавыктыргыч ярышларда татар, чуваш, мордва, әзeрбәйҗан, әрмән, үзбәк, төрекмән автономияләре hәм җәмгыятьләренең җыелма командалары катнашты. Алар спортның бик күп төрләре буенча командалы hәм шәхси зачетларда катнашып, үзләренең осталыкларын – өлгер, җитез, тәвәккәл булуларын күрсәтергә тырыштылар. Әмма узган елдагы кебек yк, быел да Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең җыелма командасына тиңнәр табылмады. Безнең егетләр аркан тартышу бәйгесендә җиңел генә җиңү яулап, беренче урынга hәм истәлекле кубокка ия булды.
– Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре беркайчан да сынатканы юк әле. Алар быел да ярышларга ныклап, бөтен көчләрен куеп әзерләнделәр. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе барыбызны да чиксез сөендерә. Спортчы егетләребезгә чын күңелдән рәхмәт!- ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов.
Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск шәһәре.
