26 февраль көнне Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Форумның бүгенге программасы кысаларында делегатлар 4 төркемгә бүленеп секцияләрдә фикер алыштылар.
«Игенчелек һәм бакчачылык: үсеш юллары» дигән секция Казан дәүләт аграр университетында узды. Биредә бөртекле культуралар, җиләк-җимеш культуралары, үсемлекчелекнең башка тармакларында шөгыльләнүче эшмәкәрләр җыелган иде.
Чараның модераторлары булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова булды.
Секция барышында Башкортстан һәм Чувашия республикалары, Киров, Әстерхан өлкәләреннән килгән делегатларның чыгышлары яңгырады.