Татар дөньясы искиткеч үзенчәлекле бер галәм. Шушы галәмдә исемнәре белән дә, яшәешләре һәм табигате белән дә күңелләрне сөендерерлек гаҗәеп матур татар авыллары бар. Россия җирлегендә аларның саны дүрт меңнән артык.
Шушы авыллар исемлегендә Новосибирск өлкәсе Колыван районында урнашкан Йорт Акбалык авылы да бар. 400 еллык тарихы булган Акбалыкта бүген 300гә якын милләттәшләребез яши. Үзләрен алар “чат” татарлары дип йөртә. Сөйләмләре дә үзенчәлекле: әйтик “гөмбә” – “мәшкә”, “почмак” – “мөгеш” һ.б. Авыл Уень елгасы янында урнашкан. Мондагы халык балыкчылык белән шөгыльләнә, эрбет чикләбеге, гөмбә, урман җиләкләре җыеп көн күрә.
Акбалык халкы үз авылларын яратканга күрә аны саклап калу өчен тырыша. Кайчандыр читләргә бәхет эзләп китүчеләр дә кайта башлады. Авылда сабантуй бәйрәме уздырыла. Мәчет төзелде. Хәтта интернет челәтерендәге социаль төркемдә Йорт Акбалык авылы төркеме дә булдырылды. Төркемдә катнашучылар җәмәгатьчелекне авылның, табигатнең матурлыгы, халык тормышы белән даими таныштырып бара.
Шушы төркемнең катнашучылары Зөлфия Бормакова һәм Рамилә Имангулова фотоларында Акбалык авылы күренешләре.
М.Сәгыйдуллина әзерләде