Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле һәм хуш.
Бер кеше юк бер урамда…
Нинди тын һәм нинди буш.
Сәгыйть Рәмиев
Алнаш районының Бакыр Заводы авылына килеп кереп, буш урамнарга күз төшкәч, әлеге шигырь юллары күңелгә килде… Россиянең күпчелек авылларына хас күренеш (шул исәптән минем туган авылым Наратка да): авылда сиксәнләп өлкән кеше, ундүрт бала яши, яшьләр юк… Статистика буенча, Җир шарындагы 7 миллион татарның 25 проценты — авылда, ә калганы шәһәрдә яши. Авылда яшәүчеләрнең 70-80 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Киләчәктә авылда 5-7 процент кеше генә калырга мөмкин. Югыйсә, авылларда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Юлы бар, газы кертелгән, суы ага.

Инде әлеге авыл кешеләре, аларның проблемалары белән танышып үтик. Югарыдагы проблемалар әлеге авылга да хас. Авыл рәсми рәвештә Варзино-Алексеево дип теркәлгән. Халык телендә — Бакыр Заводы. 1758 елда Котлымөхәммәт (Алексей) Тәфкилев биредә бакыр эретү заводы ача. 1823 елда ул ябыла, әмма авыл кала. Колхозлашу елларында “Азин” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. Еллар үткәч, ул да тарала. Биредәге мәдәният учагы яшәү өчен рухи көч биреп тора.


Удмуртия Республикасының Алнаш районы Бакыр Заводы авылына сәяхәтебезнең максаты — шушы районда гомер кичерүче милләттәшләребез белән очрашу, татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру иде. Алнашта район хакимияте тарафыннан ел саен татар мәдәнияте көннәре уздыру традициягә кергән. Быел әлеге чараны оештыруга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе ярдәм итте.
Чарада Алнаш районының мәдәният, милләтара мөнәсәбәтләр, туризм идарасе җитәкчесе Наталья Антонова, Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы методисты Наталья Иванова, Кузебай муниципаль берәмлеге башлыгы Виталий Красильников, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова катнаштылар.
Кичәне Наталья Антонова ачып җибәрде. “Алнашта удмурт, рус, татар, мари халкы милли оешмалары эшли. Һәр милләтне дә зурлыйбыз, аларга игътибар бирелә. Татар мәдәнияте көннәре уздырылу — безнең өчен зур шатлык. Чөнки халык саны буенча татарлар районда өченче урында торалар”, — диде ул үз чыгышында. Бәйрәмгә без дә буш кул белән бармадык. Ижау шәһәренең үзешчән артистлары: Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Илгизәр Шакиров, җырчылар Светлана Тимершина, Айдар Абашев, Рөстәм Егоров, Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендәге “Чулпан” үзешчән театры артистлары чыгышлары милләттәшләребез күңеленә хуш килде, һәрберебезнең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Кичә тәмамлангач та, бик күпләре безнең белән аерым әңгәмә корып, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гармунчы Фәрит Хәбибуллин Алнаш районында 2014 елда үткәрелгән татар мәдәнияте көне турында “Яңарыш” газетасында басылып чыккан мәкаләне кадерләп саклый. “Күрәсезме, минем биредә фоторәсемем да бар, газетаны бик яратам, һәр санын көтем алам”, — диде ул.
Киләчәктә элемтәләрне төрле юнәлештә тагы да ныгыту турында сөйләшү, апрель аенда районда татарларны берләштерүче оешма төзү буенча, тагын бер очрашу уздыру турында үзара килешү — бу очрашуның нәтиҗәле узуы турында сөйли.
Соңгы вакытта алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, районда 22258 кеше яши. Шуның 82 процентын — удмуртлар, 12 процентын — руслар, 3 процентын — татарлар (700дән аз гына артык), 2 процентын марилар тәшкил итә. Тик газетабызны алдыручылар саны бары тик 16 гына булуы күңелне борчый. Районда милли тормыш тагын да җанланып китсә, ике арада элемтәләр ныгыр дип ышанып калабыз.
Әйе, татар авылы — үзенә күрә бер галәм ул. Бүгенге яшьләр теләсә кая китеп, теләсә кайда яши ала. Инде китәләр икән, алар арасында элемтә югалмаска тиеш. Моның өчен мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең, җитәкчеләрнең елына бер мәртәбә татар мәдәнияте көне үткәреп һәм Сабан туенда шаулатып алуы гына җитми, ә көн саен алып барыла торган эшләре булырга тиеш.
Рәфилә Рәсүлева