Иске Майна районында урнашкан “Болгар заставасы” агротуристлык тарихи-мәдәни комплексында “Татар азаны” Бөтенроссия конкурсы гөрләп узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган әлеге чара “Сембер” бизнес-клубы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе тырышлыгы белән оештырылган иде.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелгән мәртәбәле конкурс татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы белән башланып китте. Өлкә Губернаторының киңәшчесе, Бөтенроссия бәйгесен оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов сөенечле хәбәре белән уртаклашты: беренче тапкыр уздырылган конкурска Россиянең унбиш төбәгеннән йөздән артык заявка килгән, шуларның бары тик уникесе генә финалга үткән. Ә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин борынгы болгар җирләрендә үткәрелгән әлеге бәйгене тарихи вакыйга дип атады һәм аны оештыру максатында күп көч һәм тырышлык куйган күренекле милләттәшебез Руслан Гайнетдиновка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең максатыбыз татар азанын башкаларга да ирештерүдән гыйбарәт, шуңа күрә азан аһәңе беркайчан да сүнмәсен, тынмасын, бар җирдә дә яңгырасын иде, диде Ильяс хәзрәт. Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткулловның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Аның фикеренчә, азан – ул тәмамланган дәгъват. Кемдәдер моң бар, әмма рух юк, мәчеттә азан әйтүче мөәзиндә рухи моң булырга тиеш, диде хәзрәт. Ул җитди яңалыгы белән бүлеште: мәчет канаты астында эшләп килүче “Сальсабиль” балалар үсеше үзәгендәге дин дәресләрендә шәкертләр татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәнәчәкләр. Хәзерге вакытта мәктәбебездә атнасына икешәр сәгать татар теле һәм ислам дине нигезләре дәресләре керә, дип өстәде Рәсүл хәзрәт. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр, милләт җанлы шәхес Фәрид Мифтахов күркәм мәҗлестә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләп, татар азаны конкурсының милләтебезнең рухын ныгытуга бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Бүген биредә киләчәккә орлык салына, бу зур шатлык бит, диде күренекле хәйрияче. Мәркәзебез Казанның “Рухи моң” берләшмәсе җитәкчесе Марсель Вәгыйзов та конкурсны оештыруга бәйле мәшәкатьләрнең күпчелек өлешен үз өстенә алган Руслан Гайнетдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерергә ашыкты.
“Әлеге конкурска без дүрт ай дәвамында әзерләндек. Сайлап алу турында катнашучылар өчен дәресләр дистанцион форматта үткәрелде. Аннары алар үзләренең видеоматериалларын – азан әйтүләрен яздырып җибәрделәр. Унике мөселман кардәшебез финалга чыкты. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә сәләт бирә. Кыямәт көнендә шушы сәләт ярдәмендә динебезгә нинди файда китерүебез турында Раббыбыз каршында җавап тотачакбыз. Шуңа күрә бәйгедә катнашучылар үзләре өйрәнгәнне башкаларга да җиткерсеннәр иде. Татар азаны яңгырарга тиеш!”- диде җырчы, мөнәҗәтләр башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов.
“Рухи моң” иҗат берләшмәсен әйдәп баручы Марсель Әхмәдуллинның фикерләре дә һәркемне уйландырырлык.
“Бездә азанны күбрәге гарәп мәкаме белән әйтәләр. Кызганычка, кайбер мәчетләрдә түбән сыйфатлы азан, дөресрәге, азанга пародия яңгырый. Халыкта, якын тирәдәге йортларда яшәүчеләрдә бу еш кына ризасызлык тудыра. Мәкам – ул генетик код. Аның ярдәмендә без халкыбызның күңеленә барып җитә алабыз. Татарның калебен татар мәкаме аркылы гына йомшартырга, сафландырырга мөмкин. Татар мәкаме мәшһүр мәкамнәр исемлегенә керә. Бүген безнең алдыбызда аны тарату, халыкка җиткерү бурычы тора”,- диде Марсель әфәнде.
Татарстанның халык артисты, конкурсның жюри әгъзасы Миңгол Галиевның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
“Милләтне, телебезне, динебезне саклап калу өчен илаһи моңны күз карасыдай сакларга, аны киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга кирәк. Тәнне әсир итәргә була, ә менә җанны, калебне әсир итүе мөмкин түгел”,- диде Миңгол ага.
Ә ерак араны якын итеп Татарстанның Кукмара районыннан кадәр килгән Рәдиф хәзрәт мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү нияте белән үзләрендә татар азаны конкурсларын концерт формасында үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп мөнәҗәтләр, нәшидләр әйтәләр, дини эчтәлектәге шигырьләрен укыйлар, диде дин әһеле.
Милләтебез тарихына кереп калачак вакыйганы – “Татар азаны” Бөтенроссия конкурсының финал өлешен Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары мөселман кардәшләребез Бөек Ватан сугышы кырларында һәм СВО зонасында батырларча һәлак булган милләттәшләребезгә шәһитлек дәрәҗәсе, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдылар.
Мәртәбәле бәйгенең финал өлешендә барлыгы унике катнашучы чыгыш ясады. Шуларның унбересе – Казаннан һәм Татарстан районнарыннан, берсе күрше Мордовия Республикасыннан килгән иде. Кызганычка, безнең Ульяновск өлкәсеннән азан әйтү осталыгын сынап карарга теләүчеләр табылмады. Киләсе елда үзебезнекеләр дә активлык күрсәтерләр дип ышанабыз, ди конкурсны оештыручы Руслан Гайнетдинов.
Финалга чыгучылар сәхнә түренә бер-бер артлы чыгып азан әйткәннән соң, тантанада катнашучылар “Болгар заставасы” территориясендә урнашкан мәһабәт мәчеттә өйлә намазын укыдылар. Шәһри Болгардагы Җәмигъ мәчетен хәтерләткән әлеге Аллаһы йорты Руслан Гайнетдинов үз куллары белән ясаган проект буенча сафка бастырылган икән.
Өйлә намазыннан соң жюри конкурсның нәтиҗәләрен игълан итте. Казан шәһәреннән Рөстәм Хөсәинов 15-18 яшьлекләр категориясендә гран-прига лаек табылды. Алабугадан килгән Ильяс Саләхов беренче урынга чыкты. Ә 18-60 яшьлекләр арасында Казан дәүләт энергетика университеты бакалавры, 20 яшьлек Мөхәммәт Фассахов җиңүче итеп танылды. Аны изге җирләргә гомрә хаҗына бару өчен юллама – путевка белән бүләкләделәр. Мөхәммәд юллама тапшырганда, күз яшьләрен тыя алмады. Иманлы егет моны Аллаһының изге җирләренә чакыруы дип кабул итте. Түбән Камадан 27 яшьлек Кәрим Хәсәнов һәм Әлмәттән 33 яшьлек Ришат Сафин икенче-өченче урынны үзара бүлештеләр. Аларга сертификатлар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрнең азаннары профессиональ радиостудиядә яздырылачак, дип хәбәр итте бәйгене алып баручы Марсель Әхмәдуллин.
Моңлы азан әйтүчеләрнең чыгышлары татар сәхнәсе йолдызлары – Татарстанның халык артисты Марат Галимов һәм Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовның нәшидләре һәм дини эчтәлектәге җырлары белән бергә үрелеп барды.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов конкурсны оештыруда катнашучы эшмәкәрләрне Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән шатландырдылар.
“Аллаһы Тәгалә киләсе елда “Татар азаны” конкурсында кабат очрашырга насыйп итсен. “Сембер” бизнес-клубы бу юлы да мөһим проектны уңышлы башкарып чыкты. Милләт җанлы, иманлы егетләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә”,- диде конкурсны оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов.
Төшке аштан соң тантанада катнашучыларны “Болгар заставасы” агротуристлык тарихи-мәдәни комплексы буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Аны әлеге комплексның кунакчыл хуҗасы Руслан Гайнетдинов үткәрде. Ямьле Идел елгасы буенда җәелеп киткән “Болгар заставасы”нда халкыбызның шанлы вә данлы тарихы чагылыш тапкан. Биредә яз һәм җәй айларында төрле чаралар уза. Мисал өчен, тиздән хәзер инде традициягә кергән “Бөек Идел юлы” җанлы тарих фестивале үтәчәк. Шулай ук монда туристларга рәхәтләнеп ял итү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru