.Чувашстанда әнә шул исемдә узган семинар-киңәшмәдә республиканың татар авылларындагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авыллардагы балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр катнашты.

Татар Согыты балалар бакчасына 47 бала йөри, мәктәптә 158 укучы белем ала.Әле күптән 
Бүгенге вәзгыять мөмкинлекләреннән чыгып мәктәп җитәкчелеге Федераль дәүләт стандартлары нигезендә дәрестән тыш чараларга һәм балаларны һөнәр үзләштерүгә зур игьтибар бирәләр. Кызлар милли ризыклар пешерү, чигү серләренә дә өйрәнә. Шунысы игътибарга лаек, чигү түгәрәген укытучы түгел, ә гомер буе фермада сыер савып лаеклы ялга чыккан Миндания апа Әхмәтова алып бара. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, ул бер тиен дә хезмәт хакы алмый. “Үзем белгәнне балаларга өйртеп калдырасым килде”-ди Миндания апа.
Мәктәп белән танышып йөргәндә Миндания сыман түләүсез эшләүче тагын бер фидакарь затны очраттык. Ул-гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Минзаһит абый Вәлиев. Ул балаларны атнасына бер тапкыр мәктәпкә килеп гармунда уйнарга өйрәтә.
Миңа калса, нәкъ менә шундый кешеләр турында татар җанлы, милләтнең киләчәге турында уйлап яшәүче фидакарьләр дип әйтәләрдер дә инде. Дөресен генә әйткәндә, бу мәктәпнең авыл халкы , җәмәгатьчелек һәм мәчет белән эшләвенең бай тәҗрибәсен күпләргә үрнәк итеп куярга була.
Әлегә кадәр мәктәптә укучылар дәрес кысаларында рус, татар һәм чуваш телләрен өйрәнгәннәр. Узган елгы вәзгыятьләрдән соң чуваш телен укытмый башлаганнар.
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авыллардагы балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр катнашында узган киңәшмәдә сүз балаларга милли тәрбияне һәм ана телен өйрәтүне гаиләдә генә алып бару турында да сүз чыкты.
Дөресен генә әйткәндә, бүген мәктәпләрдә татар теле укытуны оештыру җиңел түгел. Ә дәүләт Думасы телләр турындагы канунга кертелгән үзгәрешләрне дә кабул итсә, хәл тагын да мөшкел булачак. Һәрхәлдә, бүгенге вәзгыять шуны күрсәтә.
Рамис Сафин, Чувашия







