tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар бистәсе һәм беренче таш мәчет
Татар бистәсе һәм беренче таш мәчет

Татар бистәсе һәм беренче таш мәчет

Ульяновск шәһәрендә Сембер каласында беренче таш Җәмигъ мәчете төзелүгә 160 ел булуына багышланган тантаналы чаралар узды.

Архив мәгълүматларына караганда, 1864 елда генерал-губернатор барон Александр Врангель рөхсәте белән Сембердә беренче таш мәчет төзелә. Губернатор мәчет салу турында карарны 1 нче гильдияле сәүдәгәрләр Курамша Абдулла улы белән Ильяс Абдулла улы Акчуриннарның үтенечен исәпкә алып кабул итә. Аллаһы йортын 1852 елда сафка бастырылган агач гыйбадәтханә янәшәсендә салып куялар. Сәүдәгәр Тимербулат Курамша улы Акчуринның актив катнашында төзелгән мәчет зур манара белән бинаның почмакларында урнашкан дүрт декоратив манарадан гыйбарәт була. 1872 елда мәчет күршесендә үк мәдрәсә ачыла. Шул ук елны Тимербулат Акчурин Миллионная урамында (хәзер – Островский урамы) агачтан эшләнгән флигель белән кухня төзетә.

Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчете ачылуы Ватаныбыз патриотларының яңа буынын тәрбияләүдә мөһим адым була. 1893 елның 1 январенда мәхәлләнең ахуны Мөхәммәдшакир Гафаровка муенында Станислав тасмасында тагып йөртү өчен “За усердие” дип аталган көмеш медаль тапшырыла. Мәдрәсәне тәмамлап чыгучылар арасында җәмәгать эшлеклеләре, дин белгечләре, журналистлар, язучы-документалистлар бар. Закир Кадыйри белән Хәлим Сибат, әнә, шундыйлардан. Танылган шагыйрь һәм прозаик Гариф Гайнуллин-Чокалый шушы мәдрәсәдә белем алган.

Беренче таш мәчет тирәсендә татарларның дини үзәге – Татар бистәсе барлыкка килә. Ул хәзерге Федерация, Островский, Можайский, Кролюницкий урамнарын үз эченә алган. Федерация урамы 33 нче йорт адресы буенча урнашкан Җәмигъ мәчете бүген дә ислам мәдәният үзәге булып тора. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте аның янәшәсендә эшләп килә.

15 октябрьдә Тарихи мәчеттә Сембердә Татар бистәсе барлыкка килүенә һәм беренче таш мәчетнең 160 еллыгына багышланган фәнни-тарихи конференция узды. Анда галимнәр, тарихчылар, студентлар, дин әһелләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, татар халкының бай рухи һәм мәдәни мирасы белән кызыксынучылар катнашты.

Мәртәбәле конференцияне Ульяновск өлкәсе Губернаторының киңәшчесе, Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчетенең 160 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов алып барды. Ул берничә гасыр элек үзләренең хәләл малларына мәчет-мәдрәсәләр төзетеп, безгә бай рухи мирас калдырган ата-бабаларыбызны – фән, мәдәният, экономика эшлеклеләрен, меценат сәүдәгәрләрне онытмау, аларны хөрмәт белән искә алу кирәклеген билгеләп үтте.

“Бүген безнең алдыбызда шушы рухи мирасны саклап калу, җимерелә башлаган биналарны яңадан торгызу бурычы тора. Мисал өчен, мәдрәсә йортын сатып алырга, Җәмигъ мәчете мулласы Гафаров йортын төзекләндерергә, Татар бистәсенең дини үзәге булып исәпләнгән мәчеткә манараны яңадан куярга кирәк”,- дип белдерде Руслан Гайнетдинов.

Аннары тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова меценат Акчуриннар акчасына төзелгән беренче таш мәчетнең үткәне белән таныштырып үтте.

“Гарнизон батальонында хезмәт итүче мөселман солдатлары бу җирлектә Татар бистәсе булдырып, башта намазларны Ильясовлар өендә укыйлар. Ә инде генерал-губернатор барон Врангельдән рөхсәт алгач, 1864 елда сәүдәгәр Акчуриннар беренче таш мәчетне салып куялар. Анда җомга намазларына өч йөздән артык кеше җыела. Танылган архитектор һәм краевед Борис Аржанцев әлеге мәчетне шәһәребездәге истәлекле урыннарның берсе дип атый. 1922 елда шәһәр хакимияте, мәчетне мөселманнар үз акчаларына тотарга тиеш, дигән карар чыгара. Ә 1931 елда горисполкомның мәчетне бөтенләй ябу турында карары дөнья күрә. Биредә татар клубы ачарга ниятлиләр. Әмма халык анда йөрүдән баш тарта. Сәяси репрессия елларында барлык дин әһелләрен дә атып үтерәләр. Мәчетнең соңгы имамы – Гиниятулла хәзрәт Гафаров”,- диде Римма Камил кызы.

Ә филология фәннәре кандидаты Резеда Садыйкова Сембер татарларының дини һәм дөньяви белем бирү системасы хакында тәфсилләп сөйләде.

“1872 елда беренче таш мәчет йортында мәдрәсә ачыла. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән әлеге кварталда ир балалар (Нижнетатарская урамында) һәм кыз балалар өчен (Островский урамында) аерым мәктәпләр барлыкка килә. Мәдрәсәдә ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнәләр, барлыгы 130 шәкерт исәпләнә. Укыту-белем бирү комплексын сәүдәгәрләр һәм сәдака акчасына тотканнар”,- дип белдерде Р.Садыйкова.

Ульяновск дәүләт педагогия университеты доценты Александр Кобзевның чыгышы да күпләрдә кызыксыну уятты.

“1917 елдагы революциядән соң, хакимият урыс булмаган халыкларга милли-дөньяви белем бирү системасын булдыру карарына килә. 1918 елда чиркәүне, ягъни динне дәүләттән аеру турында декрет кабул ителә. 1922 елда Сембердә беренче совет татар мәктәбе ачыла. Ә 1929 елда дини белем алу мөмкинлеге бөтенләй бетерелә һәм дини уку йортларын ябу процессы башлана. Шундый катлаулы шартларда да Яңа Малыклы районының 9 татар авылы халкы – 3 мең кеше гарәп телен укытуны сорап җитәкчеләргә хат яза”,- диде галим.

Казаннан килгән шәрәфле кунак – тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров үзенең чыгышында татар халкының тарих сәхифәләрен барлады.

“Татар теле – туган телем, ул минем канымда һәм буыннан-буынга тапшырылып килә. Михаил Шолоховның “Они сражались за Родину” әсәре герое – милләте буенча татар булган генерал үзенең ана телен бөтенләй оныткан, әмма үләр алдыннан татарча саташып ята. Афанасий Никитинның Һиндстанга сәяхәтенә багышланган “Хождение за три моря” әсәре рус телендә язылган, ләкин анда “Бу илебезне Аллаһы сакласын” дигән татар сүзләре очрый. Бүген татар теле дөньяда аеруча күп кулланылган 14 тел исәбенә керә. Татар телен камил белгән кеше элеккеге СССРның кайсы гына республикасына барып чыкса да, андагы халык белән иркен аралаша алачак. Татарстан, татар факторы илебезнең бөтенлеген ныгытырга булыша. Безгә Туган илебез Россияне күз карасыдай сакларга һәм якларга кирәк”,- дип ассызыклады академик Таһиров.

Мәркәзебез Казаннан тагын бер мөхтәрәм кунак – тарих фәннәре докторы, профессор, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров кешелек дөньясының зур тарихында татар факторы темасына тукталды. Ул татар оешмаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихка рәхмәт сүзләрен дә юллады.

“Татарлар – дөнья күләмендә танылган халыкларның берсе. Алар гасырлар дәвамында биш дәүләт төзеп югалтканнар. Безнең 3,5 мең еллык тарихы булган Сабантуй бәйрәмебез бар. Дөрес, хәзер ул күбрәге фольклор бәйрәмен хәтерләтә. Сембер сәүдәгәрләре гомер бакыеннан сукно белән сәүдә иткәннәр һәм аның күләме буенча Россиядә икенче урынны беркемгә дә бирмәгәннәр. Хәзер тамырларыбызга кире кайту, йөрәкләрнең берләшүе процессы бара. Россия – Ватан-анабыз, ул барча халыкларны үз канаты астына җыйды, татарлар – үзәктә, ягъни эпицентрда”,- диде профессор Таһиров.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм конгрессның Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов Ульяновск татарларының тырышлыгына соклануларын белдереп, татар телен, рухи мирасыбызны кадерләп сакларга киңәш иттеләр.

Ульяновск өлкә краеведение музееның тарих бүлеге мөдире Марат Гисматуллин Сембер җирендә татар-мөселман халкының тамырлары бик тә тирән булуына дәлилләр китерде.

“Хәзерге Ульяновск өлкәсе территориясендә болгар дәүләте чорына караган Иске Алейкино шәһәрлеге урнашкан. Заманында Шәһристан дип йөртелгән әлеге җирлекнең Ашель шәһәре булуы ихтимал. Археологлар биредә 11-12 гасырда эшләнгән иран, әзәрбәйҗан, үзбәк керамикасына тап булдылар. Бу Идел Болгарстанының Кавказ арты, Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә итүе турында сөйли. Гарәп сәяхәтчесе Гарнати болгарларның һәрвакыт ару-пакь йөрүләре, җан һәм тән чисталыгына зур игътибар бирүләре турында сокланып яза. Ульяновск районы Кызыл Сөендек авылында монголларга кадәрге чорга караган җәмәгать мунчасы табылды. 11-12 гасырда ук инде мунчаның тәрәзәләре пыяладан булган. Шулай ук Юрманка якларында 11 гасыр болгар поселениесе булуы ачыкланды”,- дип белдерде Марат Рәшит улы.

Ә өлкә мөфтиенең урынбасары Руслан хәзрәт Зиннюров данлыклы дин белгече Ризаэддин Фәхретдиннең “Асар” китабында Сембер шәһәренең һәм анда яшәгән олуг шәхесләрнең егерме тапкыр телгә алынуы турында хәбәр итте. Мисал өчен, беренче таш Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәдшакир Гафаровның һәм аның улының мәшһүр мәгърифәтче, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашулары хакында язылган. Шулай ук Сембер сәүдәгәре Сираҗетдин Бахтеевның күпкырлы эшчәнлеге турында бәян ителә.

Өлкә мөфтиятенең “Мирас” хәйрия фонды директоры Марат Бахтеев Татар бистәсендә урнашкан йортлар һәм биналарны чын хуҗаларына – мөселманнарга кайтарып бирү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Соңгы елларда Федерация урамындагы 35 нче йорт, Дзержинский урамындагы 20 нче йорт мөфтият карамагына тапшырылды, хәзер Федерация урамындагы 33, 36, 44 нче йортларны мөселманнарга кире кайтару өстендә эшлибез, хатлар язабыз, сорыйбыз, диде ул.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин фәнни-тарихи конференциядә катнашучыларга рәхмәт белдереп, беренче таш мәчетне чын хуҗаларына кайтару өстендә эшләргә тәкъдим итте.

“Шәһәр хакимиятеннән Федерация урамын төзекләндерү эшләрен дәвам итүне сорыйбыз. Ульяновскига килүче туристлар санының елдан-ел арта баруын исәпкә алып, әлеге урамның җәяүлеләр генә йөри торган өлешен мөселманнарның дини үзәгенә – диния нәзарәтенә кадәр озайту бик тә урынлы булыр иде”,- диде мөфти хәзрәтләре.

Ә 16 октябрьдә беренче таш мәчет каршындагы мәйданда Губернатор Алексей Русских, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм милләттәшләребез катнашында җәмәгатьчелек җыелышы – мәҗлес узды.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*