30 август көнне Татарстандагы район үзәге Аксубайның үзәк мәйданында җирле “Ак калфак” оешмасы “Татар бизәгенең матурлыгы” дигән күргәзмә һәм “Татарстан мин сине яратам” мастер-классы үткәрде.
Өлкән яшьтәге кешеләр, кунаклар һәм балалар зур кызыксыну белән мастер-классларда катнашып, бүләкләр белән киттеләр. Барысыда бик канәгать булдылар, ди яза Аксубайдан Әлфия Нурхәмәтова.