Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мордовия республикасының “Татар эшмәкәрләре клубы” иҗтимагый оешмасының йомгаклау җыелышында да катнашты. Анда эшмәкәрләр, бизнесменнар һәм Мордовиянең танылган татар эшлеклеләре җыелды.
Җыелышның максаты клубның узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясау, татар эшкуарлыгын һәм җәмәгать эшен үстерү өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясау булды. Очрашу барышында киләсе елга эш юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук чара кунаклары Әзүркә авылындагы тарихи мәчеткә дә кереп, дога кылдылар.




