Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел сигезенче мәртәбә үткәрелде. Сигез саны –чиксезлек билгеcе дә бит әле ул. Форумга җыелган делегатлар да Татарстан башкаласына чиксез күп белем, яңа танышлар, ачышлар артыннан килгән. Казанның хәзерге яшәеше белән дә кызыксынулары зур.
Делегатларның берсе дә ял итәр, күңел ачар өчен генә килмәгән. Моны алар үзләре дә яшерми. Бер урынга бөтен Җир шарыннан меңнән артык татар җыелганны кайда очратып була әле?! Ятып калганчы, атып кал, дигәннәре шушында исбатлана. Катнашучылар бер-берсе белән туганнарча аралаша, элемтә урнаштыра, татар телен камилләштерә. Сер түгел, форумга барысы да татар телен яхшы ук белеп килми. Биш көн эчендә шундыйлар азмы-күпме телне өйрәнеп китсә дә, Мәһдиевчә әйтсәк, татар телен саклау тегермәненә бер чүмеч су тондыру булыр иде.
Кытайдан Назиф Вәлиеф Ялимулатиның бу чарада беренче тапкыр катнашуы. Аның саф татар телендә сөйләшүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
- Монда шундый күп татарлар җыелган. Бик хисләндем. Без – Кытайдагы татарлар, аз булсак та, үзара аралашып яшибез, кунакларга йөрешәбез. Нәүрүз, Сабантуй кебек бәйрәмнәр белән беррәттән Корбан гаетләрен дә үткәрәбез әле, – дип сөйләде Назиф Ялимулати.
Самара шәһәреннән делегат буларак катнашучы Фәрзәнә Мәхмүтова да форумга тәүге тапкыр килгән. “Форумда миңа бик ошый, чөнки нәкъ тә биредә үз халкыңның масштабын тоясың. Читтә яшәүче милләттәшләр белән аралашу бара, шунысы куандыра. Кайсыдыр бер төбәккә чыксам, мин беләчәкмен: монда минем милләттәшем яши”, – диде Фәрзәнә. Үз җирлегендә татар мәктәбе бар, шәхси татар телле балалар бакчасы да эшли икән. Халык саны буенча татарлар Самарада икенче урында тора. “Татарлыкны онытмаска тырышабыз”, – ди Фәрзәнә.
Оренбург шәһәреннән килгән Марсель Рәхмәтуллин сүзләренчә, милләт, телнең яшәешен оешмалар эшчәнлеге күрсәтә. Мисал итеп үзләрендәге Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театрны, Ямашев исемендәге китапханәне, татар телле газеталарын санап китте ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылышында “Татар кызы – 2018” Халыкара бәйгесенең ярымфиналына чыккан кызларны да күрергә мөмкин иде. 1 августта 29 катнашучы аш-су, кул эшләре бәйгеләрендә үз сәләтләрен күрсәтте. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтүенчә, конкурсның нәтиҗәлелеге шушы кызларның елдан-ел сәләтлерәк булуларында күренә. “Кызларга: “Без монда сезне нәрсәгә өйрәттек, аларны барысын да дусларыгызга, әниләрегезгә, киләчәктә исә балаларыгызга җиткерергә онытмагыз. Сез моны эшләргә бурычлы”, – дидем. Кызларның кызыксынулары бик көчле. Алар үзләре дә барысына сәләтле”, – дип әйтте Кадрия Рәис кызы. Сүз уңаеннан, шушы кызларның тырышлыкларына Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та сокланды. “Татар булып калганыгыз өчен рәхмәт. Барысы да хатын-кызларыбыздан килә шул”, – дип әйтте ул. Хак сүзләр: милләтнең яшәеше шушындый кызларның киләчәктә балаларына дөрес милли тәрбия бирүләреннән дә тора.
Форумда “Проектлар аллеясы” белән танышырга мөмкин иде. Монда төрле ил һәм Россия төбәкләреннән килгән делегатлар телебезне һәм мәдәниятебезне үстерү һәм танытуга юнәлдерелгән проектларын күрсәтә. “Проектлар аллеясы” үз эченә барлыгы 20гә якын проектны алган. Моннан тыш, 3 августта делегатлар 60ка якын проект белән Универсиада авылында чыгыш ясады.
Чиләбе татарлары 1940 нчы елларда эшчәнлеген туктаткан халык театрын яңадан торгызып җибәргән. Эльдар Гыйбадуллин сүзләренчә, 2019 елгы репертуарга тагы ике спектакль өстәргә телиләр. “15 июнь көнне “Башмагым” спектаклен куйдык. Актерларыбыз профессионал түгел, шулай да спектакль бик зур аншлаг белән барды. Көзен яңадан эшчәнлекне башлап җибәрәчәкбез”, – дип сөйләде ул.
Мәскәүлеләр берничә проект белән килгән. Шуларның берсе – “Хәрәкәт” дип аталган яшьләр татар проектлары бәйгесе. Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйге Мәскәү татар яшьләре берләшмәләренең хисап җыены буларак кабул ителә һәм яңа проектлар булдыруга яхшы этәргеч булып тора. Киләчәктә яңа номинацияләр булдырып, катнашучылар санын арттырырга телиләр.
“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Татары һәм татарочки” төркемен булдырган Мәскәү вәкиле Илдар Фәйзуллин, мәсәлән, мобиль телефоннар өчен кушымта булдыруны тормышка ашыра башлаган. Ул бу проектка кешеләрнең гаджетларга күчүе, мобиль кушымталарның популярлашуын күреп керешә. Кушымтаның инде тәҗрибә версиясе әзер. Анда эш эзләү, татарча радио тыңлау, төрле чаралар белән танышу кебек мөмкинлекләр булачак.
Салехардтан да кызыклы проект тәкъдим иттеләр. Алар “Ямал өчен татар әлифбасы” исемле әсбап булдырган. Әлифбада Ямалда яшәүчеләр кулланышында булган мөһим сүзләр һәм төшенчәләр урын алган.
Эшмәкәрләр өчен кызыклы проект – “Бизнес Урда” яшь эшмәкәрләр клубы – Санкт-Петербург, Пермь, Чуашстан, Саратов, Әстерхан яшьләренең җыелу мәйданчыгы булып тора. “Ун ел эчендә бу иң зур татар оешмасына әйләнергә тиеш”, – дип максат куйган оештыруычлар.
Безнекеләр – Татарстан делегатлары да үз проектлары белән мактана ала. Алар күп тә, нәтиҗәле дә. “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Гыйлем” кебек проектларны гына алыйк. Алар инде күптән татарның брендына әйләнеп китте. Бу исемлеккә тиздән “СәләтВики мәктәбе” дә өстәлер әле. Нинди телдә Википедия бар, шул тел исән калачак, дигәннәр иде шушы проектта катнашучылар. Яшәтү өчен яшь буында кызыксыну көчле булырга тиеш. “Ел викимедиачысы” бүләге иясе Фәрхәд Фәтхуллин янәшәсендә бөтерелгән яшь буынны күргәч, шулай уйлап куясың.
Чулпан Гарифуллина