tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар чәе» бәйгесе катнашучылары Бакырчы авылына килде
«Татар чәе» бәйгесе катнашучылары Бакырчы авылына килде

«Татар чәе» бәйгесе катнашучылары Бакырчы авылына килде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы  I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга,  сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла. Чара кысаларында катнашучылар Тәтеш муниципаль районы Бакырчы авылына килделәр.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы,  Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы Ватаныбызны саклаган якташларга һәм тыл хезмәткәрләренә мәңгелек истәлек һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук чарада һәр милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрнең берсе – килен төшерү йоласы белән таныштырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*