tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы ачылышы узды
Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы ачылышы узды

Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы ачылышы узды

Бүген, 16 июнь көнне, «Russia Halal Expo 2025» индустриясенең «Хәләл» күргәзмә үзәгендә татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы ачылышы узды.

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде.

– Форумның исеме «Милли тормыш һәм дин». Халкыбыз өчен бу ике төшенчә аерылгысыз. Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы илкүләм дәрәҗәдәге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара иктисади форум кысаларында уза. Илебезнең 74 төбәгеннән 1049 татар дин әһеле биредә. Өч көнлек программа нигезендә, чараны нәкъ менә агросәнәгать паркында башлап җибәрдек. Ачылыштан соң сезне «Татар базары» күргәзмәсе көтә. Милли тормыш, дин һәм хәләл төшенчәсен яшәү рәвеше буларак ачып бирә торган күргәзмә белән танышырсыз, – диде Данис Шакиров.

Чараны Коръән аятьләре укып Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсенең иң яшь мөгаллиме Мөхәммәт хәзрәт башлап җибәрде. Йомгаклап Башкортстанның «Раббани» мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галлямов дога кылды.

Алга таба мактау  кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.

«Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Азат Алимбаев,  Апас эшчеләр бистәсенең «Миргасыйм» мәчете имам-хатыйбы Рамазан Әминов, Башкортстан Республикасы Илеш районы Иләкшиде авылы җирле мөселман оешмасы Советы рәисе Айдар Баһманов, Казан шәһәре Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил Бикбаев, Мурманск өлкәсе «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Төбәк мәдәниятне үстерү иҗтимагый оешмасы рәисе Раил Биккиняев, Татарстан Республикасы Тәтеш районы Алабирде авылы имам-хатыйбы Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчете имам-хатибы Абдуррәүф Зәбиров, Төмән шәһәре «Мәхәллә» Җирле мөселман дини оешмасы баш имам-хатыйбы Илдар Җиһаншин, Красноярск крае Бердәм мөселманнар Диния нәзарәтенең Красноярск крае Пиров районы Икшермә авылы имамы Галинур Мотыгуллин, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләшкән дини оешмасының (Марий Эл Республикасы Мөхтәсибәте) Бәрәңге районы Алашайка авылы мәдрәсәсе мөгаллимәсе Зөлфидә Мөхәммәдгалиева, Новочебоксарск шәһәре Шамбазов Айнетдин Шәрәфетдин улы исемендәге 37нче мәхәллә имам-хатыйбы  Минкадыйр Рәҗәпов, 30 елдан артык «Татар мөселман календаре»н гамәлгә куючы һәм нәшер итүче Фәния Хуҗахмәтова бүләкләнде. Биредә шулай ук милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре, Татарстанда һәм төбәкләрдә милли кием, хәләл продукцияне җитештерү һәм таратуда керткән зур өлешләре өчен төрле җәмәгать эшлеклеләренә һәм эшмәкәрләргә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Исламның асыл кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, төрле хәйрия чараларында һәм мәчетләр төзелешендә актив катнашканы, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда халкыбызның милли-мәдәни мирасын саклауга һәм яшь буыннарга тапшыруга керткән мөһим өлеше өчен Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале Фазыйл Әгъләмовка бирелде.

Нәтиҗәле хезмәте, физик культураны һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов бүләкләнде.

Татар телен һәм мәдәниятен, ислам динен өйрәнүдә югары уңышларга ирешкән өчен Бөтендөнья татар конгрессының стипендиясе Россия ислам институты студентлары Фирүзә Әхмәтшина, Эльза Минашаева, Илнур Хәлилов, Казан ислам университеты студентлары Алмаз Абдирахманов, Булат Җаббаровка тапшырылды.

Ачылыштан соң катнашучылар «Russia Halal Expo 2025» күргәзмәсе белән таныштылар, анда 8 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*