tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясы Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты
Татар дөньясы Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты

Татар дөньясы Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты

Бүген Мәрҗани мәчете ишегалдында күренекле җәмәгать эшлеклесе, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан парламенты берничә чакырылыш депутаты Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар. Матәм чарасына дәүләт эшлеклеләре, милли интеллигенция вәкилләре килде. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар Марат Әхмәтов, Римма Ратникова, Илшат Әминов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, татар галиме, сәясәтче Индус Таһиров бар иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Фәндәс әфәнде тормышын Татарстан үсешенә багышлавы хакында әйтте. “Фәндәс абый Татарстанның һәр эшендә актив катнашты. Фикерләрдә килешмәгән чаклар да булды, әмма ул ихлас эш итте, Мәскәүдә дә Татарстанны яклап дөрес сүз таба, күндерә белде. Фәндәс абый – тарихта калачак шәхес”, – диде ул.

Мәрхүмне Казанның Курган зиратында җирләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*