tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясына сәяхәт
Татар дөньясына сәяхәт

Татар дөньясына сәяхәт

Татарстан китап нәшриятында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мөгълүмати аналитика идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхинең “Сыналганнар-сынатмый исемле китабы дөнья күрде. Бу китабына автор Татарстан җирендә, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләребез турында мәкаләләре һәм танылган шәхесләр белән әңгәмәләре туплап бирелә.

Фото4“Китап авторы мине кулымнан җитәкләп, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән «татар утраулары» буйлап сәяхәткә алып чыгып кит­те, – дип яза Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең кереш сүзендә. – Бу сәяхәтнамә-китап белән таныша барган саен, мин татар дөньясын өр-яңадан ачкан кебек булдым”.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

Мин моңа кадәр татар дөньясын, халкыбызның күренекле шәхесләрен шактый яхшы беләм дип йөри идем. Шулай уйлау бик табигый дә, чөнки туа-тумыштан милләтебез мохитендә кайнап яшим. Аннары язучы-шагыйрь буларак та бар әсәрләрем халкым язмышы белән бәйләнгән, депутат буларак та кылган гамәлләрем халкыбыз мәнфәгатьләрен кай­гыртудан гыйбарәт. Әмма кулыма шактый саллы кулъязма алып, таны­шып чыккач, үзем турында да, татар дөньясы турында да фикерләрем үзгәрә башлады.

Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» исеме астында туп­ланган әлеге журналист юлъязмаларын һәм күренекле шәхесләребез хакындагы тәфсилле очеркларын, дустанә рухтагы әңгәмәләрен укыган­да, мин төрле хисләр кичердем. Беренчедән, татар дөньясының гаҗәеп тә зур һәм бай, мәшһүр шәхесләребезнең бихисап булуын күреп-аңлап, милләтебезгә карата күңелдә йөргән ихтирам һәм горурлык хисләрем бермә-бер артса, икенчедән, моңа кадәр боларның шактые хакында мәгълүматларым булмавы өчен кыенсынып, хәтта оялып та куйдым.

Студент чакта бер профессор безгә: «Күбрәк яшәгән, күбрәк укыган саен, кеше үзенең бик аз белүен аңлый барырга тиеш», – дип әйткән иде. Бүген мин бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Кулъязма­ны укыган саен, минем өчен татар дөньясы күзгә күренеп зурая, киңәя барды. Кыскасы, китап авторы мине кулымнан җитәкләп, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән «татар утраулары» буйлап сәяхәткә алып чыгып кит­те. Бу сәяхәтнамә-китап белән таныша барган саен, мин татар дөньясын өр-яңадан ачкан кебек булдым.

Радиодагы мәгънәле әңгәмәләре, газета-журналлардагы кызыклы язмалары аша Гөлназ Шәйхи безгә моңа кадәр дә яхшы таныш иде. Без аны үзара «Бөтендөнья татар конгрессының елдырым елъязмачы­сы» дип атый һәм үз эшенә фидакярләрчә бирелгән журналист була­рак ихтирам итә идек. Ә бу китап исә аның гади каләм иясе генә түгел, ә милләтпәрвәр рухлы шәхес, өлгергән сәясәтче, оста әңгәмәче икәнлеген дә күрсәтте.

Аннары Гөлназга һәр иҗатчы өчен иң кирәкле сыйфат – ихлас­лык хас. Ул кешеләрдән һәм без яшәгән дөньядан яманлык эзләми, ул кешеләргә һәм дөньяга мәхәббәтле күзләре белән карый. Дөрес, Г.Шәйхи тормыштагы аянычлы хәлләргә дә битараф түгел, ул аларны да читләп узмый. Әмма, барыбер, аның язмаларында һәр татар төбәген үз туган авылы, туган йорты кебек якын күрү, милләттәшләребез ирешкән һәр уңышка сөенә белү хисе өстенлек итә.

Әйе, дөньяда татар яшәмәгән илләр, төбәкләр сирәктер. Әмма без – бер халык, уртак иман, уртак хыял, уртак максат тирәсенә берләшкән олуг милләт. Ә бердәм милләт булып яшәү өчен, без бер-беребез белән аралашырга, дуслашырга, туганлашырга, бер-беребездән даими хәбәрдар булып торырга тиеш. Дөрес, бөтен дөньяга сибелгән һәр татар белән һәрчак күрешеп-аралашып тору мөмкин дә түгел. Әмма моның өчен бүген махсус мәгълүмат чаралары: газета-журналлар, радио-телевидение, Интернет һәм башка мөмкинлекләр бар. Ә милләттәшләрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, рухи халәтләрен яхшырак белим дисәң, һичшиксез, алар турындагы җанлы әңгәмәләрне, тәфсилле сәяхәтнамәләрне, йөрәк җылысын кушып, чын күңелдән яратып иҗат ителгән китапларны уку лязем.

Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» китабын укыгач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз.

РАЗИЛ ВӘЛИЕВ, Татарстан Республикасының халык шагыйре

Без, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында эшләүче хезмәттәшләре Гөлназны чын күңелдән котлыйбыз!

Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулыктан аермасын, каләме үткен, фикере аек, иҗат чишмәләре саекмасын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*