tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТАТАР ЕГЕТЕ БӘРӘҢГЕНЕ НИЧЕК КАЗЫРГА КИРӘКЛЕГЕН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
«ТАТАР ЕГЕТЕ БӘРӘҢГЕНЕ НИЧЕК КАЗЫРГА КИРӘКЛЕГЕН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»

«ТАТАР ЕГЕТЕ БӘРӘҢГЕНЕ НИЧЕК КАЗЫРГА КИРӘКЛЕГЕН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»

Декабрь ае матур чараларга бай булды. Шуларның берсе – «Татар кызы. Татар егете – 2025». Әлеге мактаулы исемнәргә Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей укучысы Әхмәтҗанова Әминә һәм Идел буе районыннан «Галәм» 18 нче гимназия укучысы Галиев Кәрим лаек булды. Кәрим белән күрешеп, сөйләштек һәм җиңү серләрен белештек.

– Кәрим, бәйге турында каян белдең? Үз теләгең белән катнаштыңмы?

– Әлеге бәйге белән, миңа калса, бөтен кеше таныш. Үзем исә дуслар аша белдем, чөнки алар да иҗат белән янып яшиләр. Мәктәп катнашырга тәкъдим итте. Мин аларга бик рәхмәтлемен, бик булыштылар. Икеләнү бөтенләй булмады, үз теләгем белән катнаштым. Беренче катнашуым, беренче җиңүем шулай булды.

– Иң истә калган этап нинди иде? Алар турында сөйләп уз әле?

– Бәйгенең беренче этабы визитка иде. Без үзебезне тәкъдим иттек. Син анда үзеңне һәрьяклап ачарга тиеш. Моңа актерлык осталыгы да, бию дә, вокал да, татар сөйләм теле дә керә. Иң мөһиме –телне камил дәрәҗәдә белү.

  Икенче этап – Туфан Миңнуллин әсәреннән өзек. Күбебез аны драматург буларак кына белә, ә ул әле робагыйлар да язган! Без шуларны җыеп, спектакль куйдык.

 Һәм соңгысы – кумир белән чыгыш ясау. Иң ошаганы шул этап иде. Бергәләп Шәкүр белән «Бик еракта идек без» җырын башкардык. Шулай ук мин тальянда да уйнадым.

– Конкуренция сизелдеме? Гомумән, егетләр арасында бармы ул?

– Конкуренция кызлар арасында көчлерәк иде. Алар бит бераз явызрак(көлә). Малайлар арасында бөтенләй сизелмәде. Без дуслашып беттек. Минем катнашуымның төп максаты – бәйгедә катнашуымнан ләззәт алу иде. Микромаксат буларак җиңү яулауны әйтеп була.

– Җиңүеңне ничек кабул иттеләр? Көнләшеп караучылар булдымы?

– Әти-әнием, дуслар, туганнар җиңүемә бик шатландылар. Гимназиямнең администрациясе дә бик җылы кабул итте. Бәлки көнләшүчеләр дә булгандыр. Артык сиздермәделәр.

– Әлеге бәйгедә җиңү яулау сине үзгәрттеме?

– Үзем өчен бик күп нәтиҗәләр ясадым. Эш барышы вакытында шактый белем һәм тәҗрибә тупладым. Безнең режиссерыбыз бик көчле иде. Район этабында катнашу авыррак барганда, ул миңа бик кирәкле сүзләр әйтте: «Красавчик булырга тырышма», – диде. Шул сүзләр миңа үземне иркен тотарга ярдәм итте. Ниндидер кысалардан чыктым. Хәзер бит яшүсмерләрнең күбесе «темщик», «крутой»  булырга тырыша. Мин дә шундыерак булып барган идем, аннан соң гына аңышып киттем.

– Малай кешенең һәрвакыт иҗади бәйгеләрдә генә катнашуына ничек карыйлар?

– Без сыйныфташлар белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Бу темага бер сүз дә әйткәннәре юк. Директор, урынбасарлар да иҗатыма бик җылы карыйлар. Әмма алай да бер-ике укытучы бар, аларга минем гел бәйгеләрдә йөрүем ошап бетми.

– Заманча татар егете нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Һәрбер кеше татар егете турында төрле фикердә. Кем өчендер ул тыйнак, кем өчендер сабыр, кем өчендер – авыл егете. Минемчә, заманча татар егете тормыш авырлыкларына карамастан, позитив булып калырга тиеш. Кешеләрне кайгырту, алар турында уйлау да зарур. Иң мөһиме, әлбәттә, татар телен камил дәрәҗәдә белү. Шулай ук бәрәңгене ничек казырга кирәклеген белергә тиеш.

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*