Самара өлкәсендә генә уздырылучы уникаль турнир Россия төбәкләре һәм Казахстан спортчыларын икенче тапкыр бер рингка җыйды. Әлеге ярышлар 12 – 20 яшькәчә көрәшчеләргә профессиональ спортка аяк басу өчен этәргеч булып тора.
Көч сынашучылар арасында тхэквондо һәм кикбоксинг буенча спорт мастерына кандидат, тхэквондо буенча Дөнья беренчелегендә һәм Россия чемпионатларында күп тапкыр җиңүче булып танылган, кикбоксинг буенча Идел буе федераль округында биш тапкыр җиңгән «Яктылык» мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рифат Кыямов (тренеры Вячеслав Дмитриевич Сарычев) бар иде.
Рингта ул Ульяновск спортчысы Владислав Ровенский белән очрашты. Көрәш нәтиҗәләре һәм жюри әгъзаларының бердәм фикере буенча, Рифат җиңде һәм турнирның төп бүләге – Blue Blood 2025 «Чемпионнар мирасы» билбавына ия булды. Мондый трофей иясе булу – үз исемеңне «Чемпионнар мирасы» турниры тарихына язып калдыру дигән сүз. Шулай көрәшчебез шәһәр данын саклап калды.
Дәвамчылык һәм мирас – «Чемпионнар мирасы». Турнир белем, тәҗрибә һәм традицияләрне буыннан-буынга тапшыру идеясен алга сөрә. Ярышта катнашкан көрәшчеләр, спорт традицияләрен дәвам итеп, көрәш тарихына үз өлешләрен дә кертеп, үзләре дә зур мирас өлешенә әвереләләр, «Чемпионнар мирасы»нда чемпион дип аталу өчен көрәшәләр, традицияләрне дәвам итәләр һәм үстерәләр. Араларында безнең татар егете дә булуы белән горурланабыз һәм Рифатка яңадан-яңа уңышлар, җиңүләр, бөек титуллар телибез! Афәрин, Рифат!
Эльмира Сәйфуллина
“Бердәмлек” газетасы