Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә тәүге тапкыр “Татар егете” өлкә конкурсы гөрләп узды. Төбәгебезнең төрле почмакларыннан – Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән, Иске Кулаткы, Новоспасское районнарыннан килгән сигез егет иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Аларның тапкырлыгын, уңганлыгын, җитезлеген, иҗади сәләтен һәм, әлбәттә инде, татар телен белү дәрәҗәсен мәртәбәле жюри бәяләде.
Хәзер, яшьләр ана телен белми, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынмый, дип әйтергә яратабыз. Ике сәгатькә сузылган “Татар егете” бәйгесен караганнан соң, мин әлеге фикер белән килешмәскә, гомумән, аңардан баш тартырта булдым. Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә көч сынашкан егетләрнең күпчелеге шәһәрдә туып үссәләр дә, ана телендә иркен аралашалар, иң мөһиме – танылган шәхесләребез белән кызыксынып, татар булулары белән горурланалар.
Оештыручылар конкурсны бик кызыклы итеп үткәрделәр. Егетләр үзләре белән таныштырып узганнан соң, җырлап-биеп күрсәттеләр, шигъри юлларга салып сөйгән ярларына хат җибәрделәр, өлкәбездәге татар тормышына кагылышлы сорауларга да җавап бирделәр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип чүкеч белән кадак кагып күрсәттеләр.
Газета укучыларны егетләрнең һәрберсе белән якыннан таныштырып үтү урынлы булыр, мөгаен. Беренче сан астында Иске Кулаткы сәхнәсе йолдызы Фәнис Абдуллин чыгыш ясады. Бүтәннәрдән аермалы буларак, ул жюри әгъзаларын бик тәмле Кулаткы чәкчәге белән сыйлады. “Җырлыйк әле” телевизион бәйгесендә катнашырга өлгергән Фәнис тамашачыны моңлы җырлары белән үзенә каратты.
Ульяновск шәһәреннән Ильяс Айметов – өлкә татар яшьләре оешмасы активисты. Ул Воркутада туган, ә тамырлары Чүпрәле районы Каракитә авылына барып тоташа. Бабасы Зариф хәзрәт авылда имам-хатыйб вазыйфасын башкарган. Соңрак әтисе дә дин юлына баскан. Муллалар нәселеннән бит, Ильяс конкурс барышында башыннан түбәтәен бер дә салмады. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче егет сөйләгәндә бик нык каушаса да, биегәндә аеруча җитез хәрәкәтләнде. Сокланмаган кеше калмады.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметованың улы Әмир – бәйгедә иң яшь катнашучы. Ул сүзгә кыска, эшкә оста булып чыкты. Әмир гитарада да уйный, җырлый да, көрәш белән дә шөгыльләнә, әти-әнисенә умарталар карарга да булыша.
Ульяновскида туып үскән Марсель Ахметзянов – Аксаков исемендәге өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре. Ул буш вакытында иҗат эше белән шөгыльләнә, хәтта татар телендә шигырьләр дә яза. Берничәсен сәнгатьле итеп укып та күрсәтте.
Бишенче сан астында чыгыш ясаучы Илдус Валеев ана телен әле өйрәнә генә башлаган икән. Яшьләр оешмасына йөрүе бушка китмәс, тиздән кызлар белән иркенләп татарча аралашыр дип ышанып калабыз. Беләкләрендә көч ташып торган егет уналты килограммлы герләрне кулларында “биетеп” кенә торды.
Новоспасское районыннан Реналь Джумаев бәйгегә ныклап әзерләнеп килгән егет, дисәм, һич ялгыш булмас. Аның җанатарлары – әтисе белән әнисе, сеңелесе дә Ренальга ярдәм иттеләр. Казан шәһәрендә диджей булып эшләүче егет, ай-һай, бик өлгер, җитез булып чыкты. Ул җырлый да, бии дә, сөйли дә, көлдерә дә. Сәхнә белән тамашачы арасында йөгереп кенә йөрде. Кыскасы, нәкъ менә Реналь кебекләр турында, баскан җирдән ут чыгара, дип әйтәләр инде.
Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбен тәмамлаган Салман Снагатуллин өч яшеннән бирле сәхнәдә. Музыка көллиятендә белем алучы егет җырлаганда, кошлар да сокланып тыңлыйдыр. Әнисе, әбисе рус милләтеннән булган Салман үзен чын татар егете итеп саный. Шулай булмаса, “Татар егете” конкурсында катнашмас иде.
Ульяновск шәһәрендә туып үскән Илнар Шайхаловны жюри татарча иң әйбәт белүче конкурсант итеп билгеләде. Илнар заводта эшләп йөри, ә буш вакытында тарих, татар әдәбияты белән кызыксына. Тукай, Сәйдәш, Җәлил белән бер милләттән – татар булуым белән горурланам, ди ул.
Егетләрнең милли темага, өлкәбездәге татар тормышына кагылышлы сорауларга төгәл җавап бирүләре тамашачыда да, жюри әгъзаларында да соклану тудырды.
Өлкәбездә чыгып килүче “Чишмә” телевизион тапшыруларын, “Өмет”, “Күмәк көч” газеталарын, Татар мәдәният үзәген, танылган якташларыбыз Барый Тарханов, Габдулла Шамуков, Фәйзулла Туишевны да беләләр икән бит яшьләребез. Афәрин, егетләр!
Жюри конкурсантларның осталыгын төрле номинацияләр буенча бәяләде. Фәнис Абдуллин – “Иң уңган егет”, Ильяс Айметов – “Иң оста биюче”, Илдус Валеев – “Иң батыр егет”, Әмир Альметов – “Иң иҗади егет”, Салман Снагатуллин – “Иң моңлы егет”, Реналь Джумаев – “Иң сәләтле егет”, Илнар Шайхолов – “Иң тапкыр егет”, Марсель Ахметзянов “Иң зирәк егет” номинациясендә җиңүче итеп танылдылар.
“Татар егете” конкурсын оештыручылар – Татар мәдәният үзәге һәм “Яшь теам” өлкә татар яшьләре оешмасы егетләрне диплом, кубок һәм түбәтәй белән бүләкләделәр. Казан кунагы – “Идел” яшьләр үзәге вәкиле Салават Кадыйров иң актив конкурсант Реналь Джумаевка истәлекле бүләк тапшырды.
– “Татар егете” конкурсын үткәрүгә курка-курка гына алындык. Татарча белүче, сәхнәгә менәргә ризалашучы егетләр табылырмы икән, дип шикләнгән идек. Сөенечебез чиксез: конкурста бар яктан да килгән сигез егет катнашты. Проектыбыз бик уңышлы килеп чыкты. Киләчәктә әлеге конкурсны дәвам итәргә уйлыйбыз,- дип фикерләре белән бүлеште проектның авторы – Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru