XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Казан Дәүләт Аграр Университы базасында «Авыл хуҗалыгында заманча эш юнәлешләре һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар. Биредә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы сәламләде.
Казан Дәүләт Аграр Университетының эшчәнлеге белән университетнын беренче проректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы таныштырды.
Шулай ук чыгыш ясаучылар Галиуллин Азат Тимерҗан улы (Оренбург өлкәсе
Абдулино районы хакимият башлыгының урынбасары), Габитова Альбина Разим кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Апас аграр көллиятенең карьера үзәге җитәкчесе) эчтәлекле чыгышлары белән авыл хуҗалыгында заманча эш юнәлешләре мөһим юнәлеш икәнен тагын бер кат ассызыклап күрсәттеләр.
Чараны йомгаклап катнашучылар фикерләр белән алыштылар.