
Беренче көнне форум катнашучылары өчен мәдәни программа каралган: алар К.Тинчурин исемендәге театрда А. Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен караячак. Форумның икенче көне Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Биредә эшмәкәрләрнең «Камаз» һәм «КИП Мастер» җәмгыяте резидентлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булачак. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы IT-Паркта узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә. Шулай ук форумның программасы кысаларында Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән татар эшмәкәрләрен IT-Парк эшчәнлеге белән дә таныштырачаклар.