Кичә Казанда XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы старт алды. Бүген делегатлар Менделеевск муниципаль районы предприятиеләре белән танышалар. Алар «Менделеевск үзәнлеге» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәгендә булдылар.
Үзәк 1,5 меңнән артык балага исәпләнгән. Биредә «Индустрия 4.0», инженерлык һәм фәнни иҗат, IT һәм креатив технологияләр, иркен кабинетлар, күпфункцияле зоналар юнәлешләрен эченә алган лабораторияләр җиһазландырылган.
Үзәктә гадәти түгәрәкләр һәм секцияләр урынына автомодельләштерү, авиамодельләштерү, көймәләр модельләштерү буенча заманча лабораторияләр, химия һәм гидропоника буенча фәнни лаборатория, виртуаль чынбарлык лабораториясе, зәвык лабораториясе, дронрейсинг, роботехника, тавыш яздыру студиясе, мультстудия, нейрогимнастика өчен студия, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү өчен җәлеп итү үзәге, сенсор бүлмәсе эшли.