
Эшмәкәрләр тәҗрибәле, товарлары төрле. Казылыкның ниндие генә юк. Сөт, чәй ризыклары, хатын-кыз эшмәкәрләр тәмле кайнатмага кадәр әзерли башлаган. Чын татар чәен дә саталар. Үзебезнең кырлардан җыелган. Аларны милли бизәкле чәйнектә кайнатып, милли бизәкле чынаякларга ясап эчәргә була. Күргәзмәдә ниндие генә юк.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көннәрендә оештырылган мондый күргәзмә сәүдә эшен җәелдерергә, яңа дуслар табарга ярдәм итә һәм яңа идеяләргә этәрә.

Бүләккә менә дигән курчаклар. Хатын-кызларның осталыгына шаккатасың. Казаннан Мөсәмирә Салеева милли курчаклар ясый. Кайда гына барсаң да, кемгә генә бүләк итсәң дә, йөзгә кызыллык килерлек түгел. Сылу татар кызлары-курчаклар.

