Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 2027 елда 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2026 елда исә оешманың бөек шагыйрь исемен йөртүенә 80 ел була.
«Филармония – музыка һәм шигърият бердәмлеге, шул ук вакытта бик күп жанрларны канаты астына җыйган үзәк ул. Милли сәнгатьне, гореф-гадәт, традицияләрне, шулай ук татарларның һәм Татарстанда яшәүче халыкларның милли сәнгатен, гореф-гадәт, традицияләрен пропагандалаган, аларны чит илләрдә дә тәкъдим иткән оешма. Ул Илһамлы һәм илһамлы, Әлфияле, язмышлы, тарихлы, эзле. Шуңа күрә филармония күркәм юбилеен үз гимны белән каршы алырга тели һәм филармония турында шигырьгә бәйге игълан итә», – дип хәбәр итте филармониянең матбугат хезмәте.
Бәйгедә һәркем катнаша ала. Конкурсант бары бер шигырь (татарча яки русча) тәкъдим итә. Жюри сайлап алган шигырь өчен 50 мең сум күләмендә акчалата премия каралган. Шигырьләрне 2026 елның 15 февраленә кадәр почта аша: 420049 Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 йорт адресы буенча яки tatfilarmonia@tatfil.ru электрон адресына юлларга кирәк, диелә хәбәрдә.