tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар фольклоры» проекты
«Татар фольклоры» проекты

«Татар фольклоры» проекты

Төмән районы, Талымхан авылы китапханәсе «Татар фольклоры» исемле мәдәни-мәгърифәт проекты оештыра. Бу чарада балаларны фольклорның жанрлары төрлелеге, әдәби әсәрләре белән таныштыру максаты куела.

Милли культура халыкта үсеп килүче буынга сабый вакытларыннан ук кызыксыну уятсаң гына гасырларга сакланып кала алачак. Китапханәче Рауза Азанова проектның беренче сәхифәсендә «Татар орнаменты» белән таныштыра.

Балалар халкыбызның орнаментлары төрлелеген, аларның үзенчәлеген өйрәнделәр. Рауза Зиннәтулла кызы балаларга милли татар костюмнары үрнәкләрен күрсәтте. Чарада катнашучылар кызыксынып кәзгазьдән киселгән түбәтәй, алъяпкыч, читекләргә төрле бизәкләр төшерделәр.

Проектның икенче сәхифәсе – «Милли уеннар» балалар Сабантуенда уздырылачак.

Рәйсә РӘХИМОВА,

Төмән районы, Талымхан авылы.
Рәсемдә: китапханәдә.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*