24 нче сентябрь көнне Зәй районында танылган татар галиме Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган 12 нче Республика фәнни–гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Ялчыголның нәсел дәвамчылары, республика дин әһелләре, җирле имамнар, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, укытучылар, китапханәчеләр, башка районнар делегацияләре катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дин эшләре буенча куратор Гадел Хәсәншин бар иде. Конференциядә катнашучылар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол каберен зыярәт кылдылар. Иске Зәйдә алар өчен яр буе буйлап экскурсия оештырылды, Билал мәчетендәге Ялчыгол музеенда булдылар, анда кунакларга мәгърифәтченең тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Аннары Куш-Елга авылында традиция буенча барлык кунаклар Ялчыгол токымнары каберләрендә мәрхүмнәр рухына багышлап, Коръән аятьләре укып, дога кылдылар, «Хәзрәт чишмәсен», мәдәният йорты янында оештырылган күргәзмәләрне карадылар.
Пленар өлеш мәдәният йортының тамаша залында узды. Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча башкарган эшләре турында сөйләде, ерак араларны якын итеп килүләре өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Сәламләү сүзләре белән шулай ук Нурия Һашимова, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Гадел Хәсәншин чыктылар.
Конференция барышында Таҗетдин Ялчыгол фәнни хезмәтләренең татар халкы тормышында әһәмиятле роле, бүгенге көн өчен дә актуалльлеге турында чыгышлар яңгырады. Төп докладлар белән Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык язучылары Вахит Имамов, Рабит Батулла, халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм башкалар чыгыш ясады. Азнакай районы Чалпы авылыннан килгән кунаклар район башлыгы Разиф Кәримовка үз авыллары тарихына багышлап язылган “Күтәрик хәтер пәрдәләрен” китабын бүләк иттеләр. Анда тумышы белән шушы авылдан булган Ялчыгол нәселе турында бай тарихи мәгълүмат урын алган.
Чарада катнашучылар Зәй җирендә танылган галимнең истәлеген мәңгеләштерү буенча алып барылган эшкә югары бәя бирделәр, киләчәктә дә бу юнәлештә уңышлар теләделәр.
Гомеренең соңгы 14 елын Таҗетдин Ялчыгол Зәй районы Югары Мәлем авылында яшәгән, балалар укыткан, руханилык вазифаларын башкарган, табиблык белән шөгыльләнгән. Хәтта аның үлеме дә табиблык итеп йөргән вакытына туры килә. Таҗетдиннең “кайда үлсәм – шунда җирләрсез” дигән васыятен истә тотып, аны Имәнлебаш зиратына җирлиләр. Каберташы да бар, анда аның Яхшыкол улы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы бәян ителә.
Быел район конференциягә әзерлек эшләрен бөек мәгърифәтченең кабере өстен яңартудан башлаган.
