Казан шәһәрендә 40нчы мәртәбә үткәрелгән «Уйнагыз, гармуннар» фестиваленең масштабы елдан-ел үсештә булуын «Татар гармуннары» ансамбле җитәкчесе, виртуоз гармунчы Ринат Мөхетдинов та ассызыклап үтте. «Татар гармуннары» иҗат коллективы – Казанның Киров районында урнашкан «Залесный» мәдәният үзәгендә эшчәнлеген алып бара.
«Татар гармуннары» ансамбле елдан-ел үсә, катнашучылар һәм тамашачылар саны артуын да билгеләп китәр идем. Гармун моңнарына халык сусаган, аларга үзебезнең җыр-моңнарны шундый олы бәйрәмнәрдә ишеттерү – икеләтә күңелле вакыйга. Тальяннарны – Татарстанның бренды, дип атыйбыз. Хак сүзләр. Халык әлеге фестивальгә килеп ел саен рәхәтләнеп җырлый, бии һәм күңел ача. Коллективлар өчен дә бер-берсе белән күрешергә, аралашып алырга менә дигән мөмкинлек», – диде виртуоз музыкант Ринат Мөхетдинов «Татар-информ»га.
Шулай ук әңгәмәдәш Геннадий Заволокин исемендәге 8нче Халыкара телевизион «Играй, гармонь» фестивалендә катнашуларын әйтеп китте.
- «Уйнагыз, гармуннар!» – Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге гармунчылар һәм үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше ул. Фестиваль беренче тапкыр 1985 елда уздырылды, шуннан бирле ул ел саен үткәрелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar