2019 елның 25нче маенда Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге гимназиясенең актлар залына 25 чыгарылыш укучысы шатлыклы да, бераз моңсурак та «Соңгы кыңгырау » бәйрәмен үткәрергә җыелды.
Нәкъ унбер ел элек беренче кыңгырау яңгырады! Ә бүген кыңгырау чыңлавын 45 укучы соңгы тапкыр тыңлый. Ак, сары, кызыл шарлар чигүле бер тастымал кебек бер-берсенә тоташтырылып куелган иде. Ә сәхнә диварын алтыннан йѳгертелгәндәй 2019 саннары бизәп тора! Чыгарылыш тантанасы саф татар егет-кызларының биюе белән ачылып китте.
Бәйрәм милли киемнән киенгән татар балалары башкаруында җыр-биюгә күмелеп барды.
Беренче сүз гимназия директорына бирелде. Аның чын йѳрәктән саф күз яшьләре аша ясаган чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ул балаларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде: «Илебезнең лаеклы гражданнары булып, әти-әниләрегез йѳзенә кызыллык китермичә, югары белем бирү йортларында белем алып, тормышыгызны матур итеп дәвам итәргә язсын. Ә моның ѳчен сез бик зур капитал тупладыгыз. Безнең балалар итәгатьле, тәрбияле, барысы да максатчан, бик ипле, конкурсларда, олимпиадаларда җиңделәр. Шуңа күрә киләчәгегез матур, гүзәл, уңышлы булсын», – диде гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина.
Ул гимназияне саклап, яклап тотучы укытучыларга, балаларына тиешле тәрбия бирүче ата-аналарга үзенең коллективы исеменнән рәхмәтен белдерде, ветеран укытучыларның мактаулы хезмәтен билгеләп үтте. Ризаэддин Фәхретдин премиясен «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль hәм зона этабында җиңүчесе Айгѳл Әхмәдиевага тапшырдылар. Шулай ук гимназиянең абруен күтәрүче, олимпиадаларда җиңеп чыккан, актив укучыларны да тәбрикләп үттеләр.
Чакырылган кунаклар, гимназия укытучылары, җәмгыять эшлеклеләренең җылы чыгышлары яңгырады. Татарстанның атказанган укытучысы Шакиров Ядкарь Абдулла улы да балаларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрикләде, күңелләрне җилкендерерлек сүзләр әйтеп узды. Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның ихлас сүзләре hәрбер кеше йѳрәгенә барып җиткәндер!
Әлмәт җитәкчесе Айрат Хәйруллин исеменнән котлау ирештерелде. «Тормыш сынаулары мәктәп сынауларыннан катлаулырак. Сез татар телен ѳйрәнеп, аның асылын аңларга ирешә алдыгыз. Туган телеңдә сѳйләшә алу – иң зур бәхет, балалар» дигән фикер әйтелде.
Һәрбер чыгыш гимназияне тәмамлаган балалар белән горурлану, «иң акыллылар, иң матур, иң шәп» дип атаулар, ышаныч белдерүләр белән сугарылган иде.
Әлмәт шәhәренең мактаулы гражданины Рафаэль Тѳхвәтуллин hәм Саҗидә Сѳләймәнова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Габдулла Тукай премиясы лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Клара Булатовага сүз бирелде. Миңа гимназия укучыларының аңа карата тирән, чиксез хѳрмәтле булуларына инанырга насыйп булды. Аларның саф татарча итеп: «Исәнмесез!» – дип дәшүләре генә үзе – мең мәртәбә! Чынлап та, гимназиягә нигез салучыларның алгы сафында торган, аның гимн сүзләрен тудырган олуг шәхесне якыннан күреп, исәнләшү ул – үзе нинди бәхет бит! Клара апаны ап-ак күлмәк, галстуклы, яңа костюм кигән, күкрәкләренә кызыл тасма таккан малайлар каршылады. Клара апа тѳп фикерен болай белдерде: «Әлмәт шәhәрендә милләтне саклап торучы ѳч чыганак бар. Алар – Әлмәтнең беренче татар гимназиясе, Әлмәт татар дәүләт театры hәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге».
Бу зур эчтәлекле сүзләрне күтәреп алдылар hәм Клара апаның шушы ѳч чыганак турындагы алтын сүзләре күп чыгыш ясаучыларга рухи ярдәм кебек яңгырады. Ә Клара апа hәрбер чыгышны дикъкать белән тыңлап утырды.
Аның кабаталанмас сүзләренә мѳкиббән китеп тыңладым. Бетмәс-тѳкәнмәс бай иҗаты белән халкының ихтирамын яулап алган Клара апа чыгышы иде бу. Күпме шигырь авторына канат куйган шагыйрә бит ул! Монда шигърият тә бар, җор тел дә, вакытында тыңлаучыга җиткергән кирәкле фикер дә! Сокланып туя алмаслык, үрнәк оратор инде ул – Клара Булатова!
Миңа сорау бирсәләр:
– Бәхет ни ул? – дисәләр.
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Мин аның «Укытучы бәхете» исемле шигырь сүзләренең рас килүенә ышанып яшим. Гимназия чыгарылыш укучыларының уңышларына куанырга язсын!
Ә бәйрәмнең шулкадәр камил оештырылуына таң калдым! Эчемнән генә рәхмәт белдергән яшьле күзләрем аша шатландым, бу минутта миннән дә бәхетле кеше бѳтен дѳньяда юк иде кебек! Моңлы туган телебез – газиз татар телебезнең дәвамчылары бар дигән сүз бит бу. Димәк, яши татар теле, яшиячәк тә!
Рушания Гыйләҗева.