tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Голышевкасының курку белмәс егетләре
Татар Голышевкасының курку белмәс егетләре

Татар Голышевкасының курку белмәс егетләре

9 майда, бөтен илебез Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын искә алган көнне, Карсун районы Татар Голышевкасы авылында мөһим һәм күңелләрне нечкәртерлек вакыйга – махсус хәрби операция зонасында Туган илебез өчен үзләренең газиз гомерләрен биргән авылдашлары Илгис Акрәм улы Багаутдинов, Тимур Илдар улы Бахитов һәм Наил Кәбир улы Савдикаров истәлегенә мемориаль стела ачу тантанасы узды.

Тантаналы чарада авыл халкы, Ватан хакына һәлак булган егетләрнең туганнары, район һәм авыл җирлеге администрациясе вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары катнашты.

Шәрәфле кунаклар – Карсун район хакимияте башлыгы Николай Сизов, Горенка авыл җирлеге башлыгы Илдар Халилюллов, районның ветераннар советы рәисе Любовь Солдаткина, “Боевое братство” оешмасының Карсун филиалы рәисе Александр Носков һәм әлеге оешманың Карсун бүлеге әгъзасы, СВОда катнашучы Алексей Романов авыл халкын һәм һәлак булучыларның ата-аналарын сәламләп, батыр, курку белмәс, кыю, тәвәккәл ир-егетләр – Ватан сакчыларын тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Ә мемориаль стеланы һәлак булучыларның әти-әниләре – Илдар Ногман улы Бахитов, Вәсилә Таип кызы Бахитова, Сания Идрис кызы Багаутдинова, Кәбир Атаулла улы Савдикаров белән Рәйсә Сөләйман кызы Савдикарова тантаналы рәвештә ачты. Аннары чарада катнашучылар стела янына кызыл канәфер чәчәкләре куйдылар. Әлеге чәчәкләр хәтер, горурлык, ныклык һәм өмет-ышаныч символы булып исәпләнә.

Мемориаль стела ачу – ул Туган ил хакына башларын салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү генә түгел, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә мөһим адым да әле. Бу стела якташларыбыз яу кырында күрсәткән батырлык үрнәге, аларның Туган илне чын фидакарьләрчә яратулары турында искә төшереп торачак. Без Геройларны белергә һәм аларны исебездә тотарга, хәтеребездә сакларга бурычлы! Каһарманнар даны мәңгелек! Аларның исемнәре безнең күңелләрдә, йөрәк түрләребездә сакланачак.

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*