tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы үсеш стратегиясенең өстәмәләр кергән варианты экспертлар төркеменә тәкъдим ителде
Татар халкы үсеш стратегиясенең өстәмәләр кергән варианты экспертлар төркеменә тәкъдим ителде

Татар халкы үсеш стратегиясенең өстәмәләр кергән варианты экспертлар төркеменә тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкы үсеш стратегиясе эскизының яңартылган варианты экспертлар төркеменә тәкъдим ителде.

Татарстан районнарында оештырылган фикер алышулардан соң, документның эчтәлегенә бәйле шактый гына тәкъдимнәр килде. Аларның барысы да җентекләп өйрәнелеп, эскизны тулыландырды. Әмма әле бу вариант та – соңгы нокта түгел.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев “Эскиз – ул тере организм, ул фикерләшүләр барышында үзгәреп торачак”,  дип ассызыклап килә. Бүгенге көндә Татар халкының эскизы Россия төбәкләрендә презентацияләнә. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә татар халкы киләчәген билгели торган документны эшләүгә керешеп, үз фикерләрен белдерер дип көтелә.

Стратегик документ эскизының тулыландырылган вариантын экспертлар төркеменә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты урынбасары  Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Презентациядән соң ул, Стратегияне булдыру юнәлешендәге эш белән беррәттән юл картасын эшләүгә керешү мөһимлеген ассызыклады. Аны язуда исә, Дания Заһидуллина фикеренчә, яшьләр зур ярдәмче була ала.

  • Аларның фикерләре, аларның проектлары бик күп икәнен беләбез. Стратегиянең аерым өлешләрен әзерләү белән бергә, аерым бер төркемнәр, бигрәк тә яшьләр, Стратегиянең юл картасына проектларны туплый башласалар иде, – дип теләген белдерде ул.

Эскизның яңартылган вариантына бәйле фикерләр дә яңгырады. Татар җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, Стратегия татар төшенчәләреннән генә торырга тиеш, дип белдерде. Рус төшенчәләрен татарчага тәрҗемә итү, татар сүзләрен уйлап табу эше исә Тел институты галимнәренә йөкләнергә тиеш, диде ул. Моннан тыш, ул татар халкы – университетлы халык булырга тиеш дип ассызыклады. Ягъни Милли университет булдыру стратегиянең нигезендә ятарга тиешлегенә басым ясады. Эскизда урын алган “Адаптация” (“Адаптация татарского мира к меняющемуся миру”) төшенчәсе белән сак булырга кирәклеген әйтте.

  • Адаптация дип әйтсәк, без яраклашга кайтып калырга мөмкинбез. Без мәктәпләрне бетерүгә яраклаштык инде, ризалаштык, татарны бетерүгә дә яраклашып килербезме, – диде Фәндәс Сафиуллин.

Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Стратегия эскизында татарның миссиясен билгеләү кирәклеген әйтте. Шулай ук күрсәткечләр, ягъни билгеле бер вакыт аралыгында татар халкы ирешергә тиешле “сан”нар күрсәтелмәвен билгеләде. Принциплар рәтендә – дөньяга ачык булу принципы да урын алырга тиешлеге билгеләп үтелде. Моннан тыш, дин һәм милләт аерылгысыз булуы ассызыкланып, мөфтият бәлки, Стратегиягә өстәмә итеп, үз Стратегиясен тәкъдим итәр дигән фикер яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*