Бөтендөнья татар конгрессында узган очрашуга килгән каләм ияләре стратегиянең эскизы белән сайт аша инде танышырга өлгергән. Утырышны ачып җибәргәндә үк, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев язучылардан тәкъдимнәр дә, тәнкыйть, шелтә сүзләрен-барсын да көтәбез, дип белдерде. “Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итү буенча Арчада узган беренче зональ утырыштан соң, халык арасында кызыксыну уянды.Тәкъдимнәр дә килә башлады. Безнең бурыч, аларны туплап алга бару, ” – ди ул.
Фикер алышуларга керешкәнче, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов каләм ияләренең мондый очрашу уздырылуны хуплауларын әйтте. “Без бу көнне көттек. Язучы сүзе һәрвакыт кыйммәт. Чөнки ул тарихка кереп кала,” -ди. Сүзне озакка сузмыйча, очрашуга килүчеләр стратегиядә үзләре күрергә теләгән тәкъдим-фикерләрне җиткерде.
Тәлгать Галиуллин – татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме:
Стратегия төзү безнең милләтне уятып җитәрде кебек. Шуңа күрә конкрет эш кирәк. Минем тәкъдимем шундый: һәр районда бер татар гимназиясе ачарга кирәк. Ул Актаныштагы кебек үрнәк булырга тиеш. Анда татар, рус, инглиз телләрен укытырга. Аны тәмамлаган балалар өчен, Казан, Чистай, Бөгелмә кебек шәһәрләрдә туган телендә белем алырлык, медицина, педагогия училищелары ачарга. Элек бит мондый уку йортлары бар иде. Тагын бер тәкъдим: Милли университетны аерым уку йорты буларак ачу.
Ринат Харис – күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче:
Мин стратегиянең эскизы белән танышкач, үз фикерләремне кәгазьгә теркәм килдем. Хәзер шуларны җиткерәм. Стратегиянең нигезендә, хәзерге глабольләшү заманында татар телен саклап калу, глобальләшүгә каршы тора алырга өйрәнү булырга тиеш. Татар халкын милли горурлык, тарих белән генә үстереп булмый. Хәзерге казанышларны дөнья күләменә чыгару, югары рухи биеклеккә күтәрү кирәк.
Максатка ирешү өчен кеше рухы инженерын булдыру мөһим. Бу – укытучы, аннары язучы. Нәкъ менә алар милли горурлыкны тәрбияләүчеләр. Казан дәүләт педагогия институтын торгызырга, аны иң алдынгы методик кулланмалар белән тулыландырырга. Моңа бит Федераль закон комачауламый. Концепциясен эшләргә кирәк.
Бөтен югары уку йортларында җиңеләйтелгән программа нигезендә, татар әдәбияте укытылырга тиеш. Чөнки аларны тәмамлаучыларның әдәби белеме аяныч. Шулай ук татар журналистикасы факультетын яңадан “сүтеп җыярга” тәкъдим итәм. Чөнки хәзерге вакытта безнең медицина, икътисад, сәясәт һәм башка шундый җитди тармакларны яктырта алучы журналистларыбыз юк дәрәҗәсендә.
Татар эстрадасында үзешчәнлектән аерылмыйча, югары зәвыклы булып булмаячак. Сәнгать халыкка иярергә тиеш түгел. Татар телен саклауны авылга бәйлибез. Тик авыл юкка чыгып бара. Шуңа күрә татар телен саклау стратегиясе шәһәргә юнәлтелергә тиеш.
Асия Юнысова-журналист, шагыйрә:
Хәзер телевидение, радио аша бик күп зәвыксыз җырлар яңгырый. Безгә үзебезнең “Ком бураны”, “Син бит татар кешесе” кебек җырларны туплап диск чыгарырга, аларны конгресс филиалларына таратырга кирәк, дип уйлыйм. Сәнгать бик арзанайды. “Мин сине кочар идем” кебек җырлар белән милләт тәрбияләп булмый.
Рифә Рахман- шагыйрә:
Безнең башкалабыз уртасында 1000 еллык исемендәге бакча бар. Анда Кол Гали һәйкәле басып тора. Шуның янәшәсендә барлык күренекле язучыларыбызның бюстлары барлыкка килсен иде. Тагын бер тәкъдимем: татар теле сүзлекләрен бары тик зур галимнәр генә эшләргә тиеш. Ә тел белгечләре түгел. Тел комиссиясен булдырырга кирәк.
Зиннур Мансуров – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе:
Стратегия нигезендә социаль институтлар ятарга тиеш. Шулай ук Милли мәгариф институтын булдыру мөһим. Дәреслекләр әзерләүгә язучыларны тартырга кирәк дип саныйм. Хәзер аларның эчтәлеге зур борчуга сала.
Нәбирә Гыйматдинова – язучы:
Мин оныгымны татар балалар бакчасына бирдем. Ә анда русча сөйләшәләр. Авылларга күп йөрибез. Хәзер анда да ике телдә укыйлар. Балалар русча аралаша. Бердәм дәүләт имтиханы бирәсе бар дип, русчага күчәләр. Менә шуларны да уйларга кирәк.
Галимҗан Гыйльманов – Татарстан китап нәшрияте мөхәррире:
Стратегиядә татар китабы дгән тармакны аерым булдырырга кирәк. Хәзерге вакытта бастырылган яңа китапларның 85 проценты бушлай таратыла. Моны саклап каласы иде. Бу бит әзер проект. Кызганыч, милли китапларны бастыру кими, татар телендәге дәреслекләрне чыгару да кими. Бу мәсьәләне шулай ук игътибарга аласы иде.
Роберт Миңнуллин – күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:
Стратегияне язар өчен, бер тапкыр артка борылып карарга кирәк, минемчә, анализ ясарга. Без бит 30 елга план корабыз. Нәрсә югалтканбыз, күпме мәктәпләр юкка чыккан, ничә татар авылдан шәһәргә күченгән? Шуларны ачыклагач, план кора алабыз. Татар үзе генә алга бара алмый, янәшәдә бшка милләтләр яши. Алар белән ничек килешеп, гомер итәргә? Шуларны да анализларга кирәк.
Ләбиб Лерон – татар язучысы, шагыйрь, журналист:
Безгә бренд турында да уйларга кирәк. Элек Арча читеге бренд иде. Минемчә, татарның комплексы булсын. Татар казанымы ул, Татар йортымы… Анда бөтен мәгълүматны туплап күрсәтергә, чит төбәкләрдәге татар авыллары хакында да сөйләргә. Һәм шундый комплексны һәр районда, авылда эшләргә мөмкин.
Язучылар белән очрашу ике сәгать дәвам итте. Фикер алышулар ахырында, бу документны алга таба кем кабул итәчәк дигән сорау да яңгырады.
Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев:
– Стратегия эскизы буенча очрашулар тәмамлангач, аның проекты эшшләнәчәк. Документны республика көне алдыннан, август ахырында Милли Шура утырышында кабул итәчәкбез. Аннары Татарстан Президентына һәм Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк. Фикерләрегезне алга таба да сайт аша юллый аласыз, шулай ук конгресста да көтеп калабыз.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, мондый очрашулар алга таба да булсын иде, конгресс чит төбәкләргә чыкканда, язучыларның да алар белән бергә бару теләге барлыгын җиткерде. Васил Шәйхразиев бу тәкъдимне хуплап кабул итте.
–