Казан федераль университетының Император залында студентларның һәвәскәр Татар халык хоры концерты булды. Университетта хор ачылганга 58 ел булды. Әлеге концерт Казан университеты ачылуына 220 ел, 1967 елдан башлап хорның нигезен тәшкил иткән студентларның белем бирү йорты – Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан уздырылды.
«Студентларның Татар халык хоры 1967 елда оешып, тиз арада танылып китүенең нигезен, әлбәттә, Казан дәүләт университетында 1944 елда ачылган Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары тәшкил итә. 58 ел буена күңелләрен татар моңына багышлаган хорчы студентлар арасында бик күп танылган шәхесләребез бар», – диде «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, Татарстанның баш фольклорчысы, үзе дә студент елларында әлеге хорда җырлаган Фәнзилә Җәүһәрова.
Ул Татар халык хоры белән гастрольләргә барулары турында искә алды.
«Ветеран-хорчылар исеменнән сәламлисем килә. Биредә 1960 елларда хор башлангычында торучыларның берсе – әдәбият галиме Флера Ганиева бар, 1970 елда йөргән ветеран-хорчылар да килде. Без – 1980 елларда йөрдек, алтмышар кеше Ригага, Алма-атага барган идек, безгә кадәр хорчылар Вильнюста булып концерт куеп кайткан иде. Бу концертның үзенчәлеге дә шунда – ветеран-хорчылар да хәзерге буынга кушылып чыгыш ясады, репетицияләргә йөрүебез белән бик канәгать калдык», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Ул Татар халык хорында 20 ел җырлавын, шулай ук, хор коллективында җырлаган шәхесләрнең исемнәрен атады. Алар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин бар.
Шулай ук, Татар халык хорында төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәттәге филиалы җитәкчесе Равил Сабыр, доцент, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Арсланов, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, фән докторлары: Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов һ.б. җырлаган.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов татар теле һәм әдәбияты бүлеге эшли башлауга 80 ел булуын, шул уңайдан горурлык хисләре белән бәйрәм кичәләрен, төрле чаралар уздыруларын әйтте. «Ветераннарыбыз белән аралашабыз. Форсаттан файдаланып, 1967 елдан бирле мәдәниятебезгә хезмәт итүче, яшь буын белән уңышлы эшләүче, Татар халык хорының җитәкчесе Ирнис Әхмәдулла улын ихлас күңелдән котлыйсым килә», – диде ул.
«Казан университетының Татар халык хоры, миңа калса, татар бүлегенең генә түгел, университетның һәм республиканың йөзек кашы. Репертуарын карасак, әлеге хорда катнашкан шәхесләрнең исемнәрен дә әйтеп үттеләр, алар – халкыбызның элитасы. Шундый бай репертуарны халыкка җиткерүегез, булганыгыз өчн рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә хорга озын гомер телим», – диде Рәдиф Җамалетдинов. Ул федераль университеты президенты Рияз Минзарипов һәм озак еллар әлеге хорда җырлаган Ренат Вәлиуллиннан сәлам сүзләре җиткерде.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов югары мәктәпнең укытучылары һәм студентлары исеменнән котлау сүзләрен әйтте. «Татар бүлегенең 80 еллыгына багышлап матур концерт куйганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Җырлаучыларга кызыгып карап утырдым, чөнки мин үзем дә беренче курста укыганда хор группасына, аннары хореографиягә, соңрак театр коллективына йөргән идем. Сез бик бәхетлеләр, алга таба да шулай булыгыз, иҗади уңышлар телим!» – диде ул.
Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер Ирнис Рәхимуллин хорның гастрольләр географиясе бүген дә киңәя баруын әйтте.
«Соңгы ун ел эчендә генә илебезнең Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Алабуга, Чаллы, Мәскәү, Улан-Удэ, Владикавказ, Самара кебек шәһәрләрендә чыгышлар ясалды, Хельсинки, Баку шәһәрләрендә яшәүче татарларга, татар җырын яратучы башка милләт вәкилләренә татар җырларын ирештерде, сыйфатлы остаханәләр оештырды. Республикабызның муниципаль районнары үзәкләрендә дә концертлар һәрдаим узып тора. Ел саен төрле конкурсларда катнашып лауреат исемнәренә лаек булып, беренче дәрәҗә дипломнар яулый килә», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar