8 декабрь көнне Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында “Татар халкының музыка уен кораллары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. “Корстон” бинасында үткән чарага зур кунаклар килгән иде. Шулар арасында – Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов да бар иде.

Күргәзмәнең үзенчәлегенә килгәндә, биредә шәхси архивлардан алынган экспонатлар тупланган иде, ягъни аларны башка музейларда күреп булмый. Зур кыйммәткә ия булган үрнәкләрне Рәгъде Халитов, Геннадий Макаров, Эльмира Каюмова, Рәшит Мостафин, Ринат Гыйләҗев, Дамир Габдрахманов бирделәр. Шулай ук Самара өлкәсе осталары тарафыннан ясалган гармуннар да үз урынын алган иде.

Чарада музыка коралларының тавышын да ишетергә мөмкин иде. Танылган “Риваять” ансамбле чыгыш ясады.
Музыка коралларны ясау һәм уйнау традицияләрнең киләчәктә дәвам ителүе проблемасын күтәрү – күргәзмәнең төп максатларның берсе. Эпиграфы буларак сайланган, Фатыйх Хөснинең: “Өзелгән кылдан өзек җыр чыга…”, дигән сүзләре аерым яңгыраш алды.
Элмира Каюмова
Гөлнара Сәгиева фотолары.