13 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында үткән матбугат очрашуы 15-16 майда узачак III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган иде. Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова журналистларга чарага әзерлек эшләре, ике форум арасында башкарылган эшләр хакында сөйләделәр.
Ринат Закиров “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының татар конгрессы каршында күп еллар эшләп килсә дә, форум бары тик өченче мәртәбә үткәрелүенә игътибарны җәлеп итеп, бу юнәлешнең никадәр мөһим икәнен ассызыклады. Алга таба мондый форумнар ел саен үткәрелеп торачак, хатын-кызлар белән эш формалары күбәячәк һәм төрләнәчәк диде ул. Мондый максатчан игътибарны татар теленең аяныч хәлдә калуы, катнаш никахлар нәтиҗәсендә халык юылып югалу куркынычы таләп итә. Телебезне, халкыбызны бүгенге шартларда гаиләдә саклап калу әһәмияте елдан-ел арта гына бара. Мәсьәлә катгый торганлыктан бу форумның девизы итеп, Мөхлисә Бубыйның “И, татар хатын-кызы, иң мөкатдәс бурычыбыз туган телебезне саклау” дигән сүзләре сайланды диде Ринат Закиров.
“Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова икенче форумдан соң үткән елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Актив рәвештә татар хатын-кызлары оешмалары ачыла, теркәлә башлаган. Бу эш бигрәк тә Татарстан районнарында җанлы барды. Бүгенге көндә республикада 156 җирле “Ак калфак” оешмалары бар. Болар конкрет эш күрсәткән оешмалар дип ассызыклады Кадрия Раесовна. Кайбер, мәсәлән, Азнакай, Балтач, Саба, Актаныш кебек районнарда авыл саен диярлек 20-25 оешма төзелеп эшли башлаган. Россия төбәкләрендә 35 оешма эшли, Шуларның күбесе – Башкортстанда. Киров өлкәсе, Удмуртия, Пенза, Ырынбурда да татар ханымнары берләшеп ныклап эшкә керешкәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, төбәкләрдәге татар хатын-кызлары оешмалары һәрвакыт та “Ак калфак” исеме йөртми, бу таләп тә ителми. Данлыклы татар хатын-кызларының исемнәрен таныту – үзе бер зур әйбер. Мәсәлән, Әстерханда – “Сөембикә, Уфада – “Сәхипҗамал”, Стәрлетамакта “Бубый” оешмалары эшли, Төмәндә “Сүзге” татар хатын-кызлары оешмасы төзелеп килә.
Ике форум арасында 4 бәйге оештырылды. Алар барысы татар хатын-кызының гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. 3 номинацияле: хикәя, очерк, эссе – әдәби конкурска 215 эш җибәрелгән, Рәсем сәнгате бәйгесенә 67 профессиональ рәссамның ике йөздән эше тапшырылган. Бу ике конкурсның да катнашучылар географиясе бик киң. Казахстан, Төркмәнстан, Финляндия, Эстония, Литва кебек чит илләрдән дә, Россия төбәкләреннән дә, Татарстан җирлекләреннән дә катнашучылар шактый булган. Чигелгән кулъяулык һәм сөлге конкурслары да зур кызыксыну уяткан. Кулъяулык бәйгесенә – 400 ләп, сөлге бәйгесенә – 67 эш тапшырылган. Бу эшләр анализланып, ниндидер хәтта фәнни нәтиҗәләр дә ясалыр дип уйланыла.
Татар конгрессы рәисе журналистлар игътибарын Чиләбедә оештырылучы “Татар кызы” бәйгесенә дә юнәлтте. Быел бу конкурс беренче мәртәбә бөтенроссия статусын алды. Октябрь башында үтәчәк конкурсның финалында 25 төбәктән сайлап алган татар гүзәлләре катнашачак. Ринат Закиров Башкорстанда күптән түгел үткән төбәк “Татар кызы” конкурсы белән соклануын белдерде. Аеруча данлыклы татар хатын-кызлары турында сөйләү бәйгесенә телгә алды. Бу башлангыч күтәрелеп алырга тиешле күркәм күренеш. Шулай ук татар конгрессы эшләренең уңай нәтиҗәсе буларак, урыннардагы эшләргә этәргеч булуы турында әйтелде. Мәсәлән, “Ак калфак” һәм татар конгрессы оештырган аш-су остаханәләре, төбәкләрдәге бизнесменнарында татар ризыкларына нигезләнгән рестораннар, туклану җирләре ачу фикерләрен тудырган. Инде берничә татар эшмәкәре безгә бу турыда белдерде, һәм бу безне, әлбәттә, куандыра, диде Ринат Закиров.