tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә туплаган Альмира ханым Шәрифуллина игелекле гамәлләре белән сокландырып яши
Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә туплаган Альмира ханым Шәрифуллина игелекле гамәлләре белән сокландырып яши

Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә туплаган Альмира ханым Шәрифуллина игелекле гамәлләре белән сокландырып яши

Инзил кызы Шәрифулина 1974 елның 22 июлендә Балтач районы Чепья авылында дөньяга килә. Шушы көннәрдә ул үзенең матур гомер бәйрәмен — 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Урта мәктәпне, аннары югары уку йортын уңышлы гына тәмамлый ул. Югары квалификацияле укытучы бүгенгесе көндә Чистай районы Йолдыз мәктәбендә тарих, җәмгыять фәннәрен укыта. Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен күп кенә мактауларга ия булган хөрмәтле укытучы Чистай Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең, «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең актив әгъзасы да. Альмира Шәрифуллина күпкырлы шәхес. Алдагы хезмәтләре дә шул турыда сөйли.

2012 елда Альмира Инзил кызы катнашы белән мәктәптә «Безнең тамырлар» исемле тарихи музей ачылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлау буенча тынгы белмәс мөгаллимә зур эшләр башкара. Аның эзләнү эшчәнлеге аркасында Йолдыз авылында сугышта һәлак булган якташларына Геройлар Аллеясына плитә куелды.

Җиңүнең 70 еллыгына «Балалар. Сугыш. Язмышлар» исемле китап чыгаруга иреште. Аның тагын бер проекты — «Шенталинский укулары» бүгенгесе көндә дә актив эшли. Хәзер инде ул республикабыз буенча гына түгел, фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелеп, Бөтенроссия күләмендә уза. Быел унберенче мәртәбә үткәрелү сәбәпле, зур әзерлек эшләре алып барыла.
Якташларының исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан элеккеге Йолдыз мәктәбе директоры Сөенеч Минзәки улы Фәттаховның якты истәле­генә багышлап, Альмира Шәри­фуллина «Синсез килә язлар» исемле китабын да чыгарды.

Альмира Инзил кызы бик тә җаваплы, тырыш, уңган-булган кеше. Әле ул Бөтендөнья башкарма комитетының Татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының төбәк җәмгыять оешмасының актив әгъзасы да. Аның мәктәптә оештырган «Яшь төбәкче»ләр клубына йөрүче укучылары шактый гына югары күрсәткечләргә ирештеләр: төбәкара чемпионатта 2018 елда көмеш, 2019 елда диплом, 2020 елда алтын медаль яуладылар. Быел Красноярскта үткән милли чемпионатта аның укучысы Адилә Минабетдинова бронза медаль алып кайткан. Ә үзе, 2021 елда Татарстан телевидениесендә барган «Башваткыч» тапшыруында катнашып, милләтебезнең матурлыгын күрсәтүче чын татар хатын-кызының күркәм сыйфатларын чагылдыра алды.

Авыл тормышында да Альмира ханым бик актив шәхес. Ул Йолдыз авылында мөселманнар советы рәисе. 2018 елда салына башлаган мәчет төзү эшләренә дә Альмира Шәрифуллина җитәкчелек итә.

Әгәр иҗатына күз салсак, анда күңелләрне җылытучы җылылык, яктылык, ихласлык бөркелеп тора. Ачык йөзле, ярдәмчел Альмира Инзил кызын авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары да хөрмәт итәләр. Без дә аңа чын күңелебездән саулык-сәламәтлек, унышлар, гаилә бәхете, иҗат чишмәсенең киләчәктә дә саекмавын, игелекле гамәлләре белән һәрчак шулай сөендереп яшәвен теләп калабыз.

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*