tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар имамнары һәм зыялылары Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында мәрхүм остазларга дога кылды
Татар имамнары һәм зыялылары Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында мәрхүм остазларга дога кылды

Татар имамнары һәм зыялылары Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында мәрхүм остазларга дога кылды

Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 майда Казанның Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында, мөхтәрәм имамнардан, мәшһүр татар зыялыларыннан булган шәхесләрне чакырып, остазларны искә алалар. 1998 елдан бирле, “Остазларның каберен бел, исәннәрнең каберен бел” гыйбарәсе астында үткәрелә торган чара Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Мәдрәсә әһелләре  бу вакыт эчендә 100 гә якын каберне исәпкә алды, югалган диеп саналган  каберләрне табып аларны киң җәмәгатчелеккә күрсәтте. Мөгаллимнәребез шəкертлəргә зиярәт кылу тәртибен өйрәтәләр һәм исемнəре динебез тарихы белəн бəйле муллаларыбыз хакында сөйләп үзләренə бер ачык дəрес, онытылмас сабак бирəләр. Остазларның каберен белү – мирасыбызны саклауда, тарихыбызга хөрмəт белəн карауда бик матур тəрбия алымы дип саныйлар һəм шуны һəр шəкертнең күңеленə салырга тырышалар.

Быел да бу чарада катнашыр өчен Татарстанның, РФнең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килергә тиеш иде. Тик мәгълүм сәбәпләр аркасында быелгы искә алу көнен киң итеп уздырып булмады.  Алай да, ел саен бу милли тәрбия чарасын уздыручылар, зиратларга баруга рөхсәт булуга, барлык саклык чараларын үтәп, остазлар каберләрен зыярәт кылуны оштырдылар.

Быелгы чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә мөдире, “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Иске Татар зираты мәчетенең имамы Роберт хәзрәт Вәлиев, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Мингалиев катнашты.

Быелгы хәтер чарасы безнең өчен аеруча кадерле – Бөек Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итә торган вакытка туры килә. Шуның өчен беренче тукталган урын Бөек Ватан сугышында шәһит булган кардәшләр хөрмәтенә куелган истәлек билгесе һәм Гарифулла ишан Гайнуллин кабере булды. Халкыбызга үгет-нәсихәт, аң-белем биргән күренекле дин әһеле сугышның Сталинград яу кырында катнашкан олуг шәхес.  Аның кабере янында Коръән аятләре укып, дога кылып, сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соң яралардан мәрхүм булган кардәшләребезне искә алдылар. 1945-нче Җиңү елын искә төшерделәр. Ураза вә Корбан гаете ул елны сугыш беткәч булды. Халык искиткеч күтәренке рухи шатлык кичерде. Изге дини бәйрәмнәребез зур итеп үткәрелгәненә шул елның кинохроникасы шаһит.

Сугыштан кайткан мөселман кардәшләр күмәк рәвештә Яңа бистәдәге Иске татар зиратында җирләнгән мәрхүмнәр каберләрен зыярәт итәләр, дога кылып, исән-имин кайтканнарына Раббыбызга шөкер иттеләр. Аларның инде күбесе мәрхүм булып ошбу зиратта да җирләнгән. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә аларның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары  өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде.

Зиярат кылучылар, яд итеп Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтһади Максуди, Габделхак хәзрәт Саматов, Мөхәммәдгали ишан Сираҗиддин, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Мөхәммәтҗан, Галимҗан, Газимҗан һәм Салихҗан Галиевләр, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Габделхак хәзрәт Каюмов, Шәехелислам Хәмиди, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Әфтәх хәзрәт Тәрҗеманов  хәзрәтләрнең баш очларында Коръән аятьләре укып, мәшһүр остазларыбызның рухларын сөендерү өчен дога кылдылар.

Күренекле татар зыялыларын да искә алдылар бу чарада. Габдулла Тукай, Каюм Насыри, Фатых Әмирхан, Габдулла Кариев, Туфан ага Миңнуллин, Илһам ага Шакиров, Альфред ага Халиков, Шамил ага Зиннуров, Миркасыйм ага Госманов  каберләре янында тукталып аларны җылы итеп искә төшерделәр. Башка еллардан аермалы буларак быел шулай ук, Махруй Мозаффария, Фатыйха Аитова һәм башка мәшһүр татар хатын-кызлары каберләре дә зиярәт ителде. Шулай ук  күмелгән урыннары билгеле булмаган Кәрим ага Тинчурин, Хади хәзрәт Атласый, Шәһәр әфәнде Шәрәфләр кебек олуг затларга бу зиратта истәлек билгесе кую турында фикер алыштылар. Шәхес культы корбаннары булган дин әһелләренә, татар зыялылары рухына да дога иңдерделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*