Зиннәтулла Гыйниятулла улы Хәйруллин. Баш инженер, колхоз рәисе,
штанганы салмак күтәрүдә спорт мастеры… Киров өлкәсе Малмыж районы Салкын Чишмә авылында туып үскән егет туган төбәгендә яшәп калып, гомерен авыл
хуҗалыгын үстерүгә багышлый. Кайда гына эшләсә дә, ул кешеләр турында,
тормышны яхшыртуны кайгырта. Тырыш, булдыклы, инициативалы,
максатчан… Аны шулай бәялиләр.
“Халыклар дуслыгы” ордены, Т.С.Мальцев исемендәге “Авыл хуҗалыгын
үстерүгә керткән өлеше” медале белән бүләкләнгән. Бу бүләкләргә ия
булучылар безнең якларда бармак белән генә санарлык. Россиянең
агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре, Россиянең авыл хуҗалыгы
министрлыгы, агросә- нәгать берләшмәсе, Киров өлкәсенең авыл хуҗалыгы
министрлыгы һәм комитетыннан, район дәрәҗәсендәге күп кенә Мактау
грамоталарына лаек булган авыл хуҗалыгы җитәкчесе.
Һәвәсләрдән осталар үсә
Шәмсенур апа һәм Гыйниятулла абый Хәйруллиннар гаиләсендә бер-бер артлы
сигез бала дөньяга киләләр. Зиннәтулла өченчесе булып 1950 елның 18
маенда туган. Әтиләре сугыштан ике кулы яраланып кайткан, икенче группа
сугыш инвалиды була. Гәүдәсе, аяклары таза булгач, гомере буе эшли.
Балаларын да кечкенәдән үк эш сөяргә өйрәтәләр. Тик торырга вакытлары
булмый. Кичләрен җыелып кап сугалар. Шулай да мәктәптә дә яхшы укыйлар.
Мәктәпне тәмамлагач, барысы да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлыйлар.
–Мин кечкенәдән техникага һәвәс идем. Кәбир абый йорт хайваннарын ярата
иде, шуңа да ул зоотехникка укыды. Инде өлкән тормышымда гаражыма өр яңа
машина алып кайтып куйдым. Кунакка кайткан Кәбир абыйга тизрәк машинамны
күрсәтәсем килә. Тукта әле, башта малларыңны карап чыгыйм, дип туп-туры
абзарга кереп китте. Һәр малны җентекләп карап чыкканнан соң гына гараж
ишеген генә ачып карады да, “ә-ә, зур икән” диде дә, керде дә китте, –
дип, кызык итеп сөйли Зиннәтулла Гыйниятович.
Киров шәһәренә авыл хуҗалыгы институтына укыр- га кергәч, Мөнир һәм
Кәбир абыйлары белән тулай торакның бер бүлмәсендә торалар. Укудан
бушаган вакытта акча эшләр өчен йөк төягән вагон бушатырга баралар.
– 60 тоннага кадәр төялгән вагоннарны да бушата идек, аның өчен 60 сум
акча түлиләр иде. Ул заманда ул күп акча. Хәтерлим бер көнне цемент
бушаттык, цемент тузанына чәчләргә кадәр катып бетте. Җитмәсә, укудан
чык-кач та, ашамыйча да киткән идек. Тулай торакта яшәсәк тә, көн саен
аш пешерә идек.
Кечкенәдән спортны ярат-кан студент, кичләрен авыр атлетика белән
шөгыльләнә, штанга күтәрә. Бу мавыгу гына булмый. Әлеге спорт төрендә ул
чын спортчыга әверелә, ярышларны берсен дә калдырмый, яшьләр арасында
өлкә буенча беренче урыннарны алып бара, өлкәннәр арасында Киров шәһәре
чемпионы була. Штанганы салмак күтәрүдә спорт мастеры исеменә ирешә,
гомүмән штанга күтәрүдә I разрядлы спортчы.
Уку, спорт, эш белән кайнап торган студент еллары үтеп тә китә.
Механизация факультетын тәмамлаган яшь белгеч 72нче елда Нократ Аланы
шәһәренең гөрләп торган автотранспорт сельхозтехникасына эшкә килеп,
беренче чирканчыкны шунда ала. Шул ук елның көзендә армия сафларына
алына. Красноярск ягында Ужур шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Штангачы монда да спортта актив була, ракета гаскәрләре арасында
Советлар Союзы беренчелегенә бара. Олимпия чемпионы Виктор Куренцов
белән бергә чыгыш ясауларын исәпкә алсак та, Зиннәтулла Хәйруллинның
оста спортчы дип нәтиҗә ясарга була инде.
Үз җирендә “таш” булган”
Армиядән кайткан егет үз авыллары да кергән, ул вакытта Калинин исемен
йөрткән колхозга эшкә урнаша. Авыр эш процесслары буенча инженер итеп
куялар аны. Ул елларда 11 авылда фермасы булган колхозда савым сыерлар
гына да 1750 башка җитә. Мөгезле эре терлектән кала тагын сарыклар,
дуңгызлар да асрыйлар. Дурт ел шушы эшне җигелеп тартканнан соң, үзен
уңай яктан гына күрсәткән белгечне хуҗалыкның баш инженеры итеп
билгелиләр. Үз белгечлеге буенча булган, яраткан эшен ун ел дәверендә
башкара ул. Җаваплылыгын, төгәллеген, кешеләр белән эшләү сәләтен күреп,
район җитәкчелеге аны “МСО”га начальник итеп куярга карар кыла.
– Җыелыш җыйдылар. Мин ул җыелышка бармадым, ул көнне качтым, көне буе
өйгә кайтмадым. Начальник булып эшләү теләге юк иде миндә, җитәкче
урынына беркайчан да омтылмадым. Сүз тыңламагач, райком бюросы мине
эштән алырга дип карар чыгарды, ләкин ул вакыттагы колхоз рәисе, бик
дәрәҗәле кеше Б.Т.Титов карарга каршы чыгып, мине үз эшемдә калдырды.
Борис Тимофеевич белән эшләгән вакытта кешелеклелек сыйфатларына аннан
күп өйрәндем. 1987 елда “Зерновой” колхозына рәис итеп куябыз ди
башладылар. Башта ризалашмадым, соңыннан дуслар да әйтә торгач, риза
булдым.
Гадәттә эшкә җаваплы караучылар “эшне йә эшлә, йә эшләмә” дип әйтергә
яраталар. Зиннәтулла Гыйниятулла улы да шундыйлардан. Тотынган эшен яхшы
итеп башкарырга, күрсәткечләр мактанырлык булсын дип тырыша ул. Тормыш
девизы да бит аның: “Бүгенгесе кичәгесеннән яхшырак булсын”. “Яшьлегемдә
иң күп көч керткәнем “Зерновой” хуҗалыгы булды”, – ди ул. З.Г.Хәйруллин
җитәкчелек иткәндә хуҗалыкта бик күп объектлар төзелә. Ул вакыттагы
губернатор В.Н.Сергеенко ярдәме белән “Датский” орлык чистарту комплексы
салына. Өлкәдә алдынгы хуҗалык исеменә ирешкән “Зерновой” колхозына
губернатор ике ел Сабантуйга да килә. Биш ел рәттән өлкә буенча иң зур
уңдырышлылык ала зерновойлылар, 46,2 ц/га – ул елларда бик зур күрсәткеч
була инде. Ашлыкны ике мең тонна тирәсе генә үстергән хуҗалыкка яңа
җитәкче килгәч, агрономы Нәҗметдин Гыйльметдинов белән бердәм эшләп,
ашлыкны ун мең тоннага кадәр суктыра башлыйлар. Югары нәтиҗәләргә
ирешкән “Зерновой” колхозына “Югары игенчелек культурасы хуҗалыгы” исеме
бирелә. Сөт җитештерүне дә ике тапкырга арттыралар.
“Зерновой” хуҗалыгы югары нәтиҗәләргә ирешеп, күтәрелгән чакта,
күршесендәге Чавал “ОПХ”сы таралыр дәрәҗәгә җитә. Район идарәсендә Чавал
“ОПХ”сын “Зерновой” хуҗалыгына кушып, зур хуҗалык ясамакчы булалар. –
Ләкин Иске Йөрек авыл халкы риза булмады. Район җитәкчелеге планын
хуплаган өчен, мине йөрек-леләр колхоздан кудылар, – дип, ачыктан-ачык
сөйли әңгәмәдәшем.
Лидер булып туган
Инде тарала башлаган Чавал “ОПХ”сын үз кулына алып, “Чавал” агрофирмасы
оештыра. – 2004 ел була бу. Ул вакытта миңа – 53, кече улым Айратка 5
яшь. Колхоз конторасы суык. Ферманың тәрәзәсеннән сәнәк белән тирес
аталар, техника таралган, сатасын сатканнар, “сушилкалар” да һава
җылытып, ашлык киптерә торган, 300 баш сыер бар иде – бөтенләй “бардак”.
Эш башлап җибәрү өчен кредитлар алдым, залогка йортымны, машинамны
салдым. Рәхмәт ул вакыттагы “Мирный” хуҗалыгы рәисе Наил Мәгъсүмовичка,
кредит алганда, ул залог биреп торды.
– Иң беренче итеп “сушилка”ларны эшләдек. Барысын бер җиргә тупладык.
Аларга газ керттек. “Аджим” колхозыннан ике тапкырга зуррак “сушилка”
сатып алдык. Ул елларда монда да 2 мең тонна ашлык суктыралар иде.
Агроном Нәҗ метдин Гыйльметдинов та “Зерновой”дан китеп, минем белән
бергә эшли башлады. Аның белән бергәләп “Чавал” басуларындагы
уңдырышлыкны да арттырдык. Тулаем ашлык алуны 15 мең тоннага җиткердек.
Бәрәңге үстерә башладык. Бәрәңгене әз генә җирдә үстереп тә, күп табыш
алып була, файдасы бар.
Зиннәтулла әфәнде бу дөньяга лидер булып туган дисәм дә ялгышмам.
Шулай булмаса, артта сөйрәлгән хуҗалыкны алдынгы рәткә чыгара алмас иде.
Үз белемеңне күтәрү өстендә даими эшләргә, кеше ничә генә яшьтә булса
да, ул үз алдына максатлар куярга тиеш, башкалардан яхшырак булырга
тырышырга тиеш ди ул. Үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләрне үзе белән
бертигез күреп, аларга хөрмәт белән карау, хезмәт хакын да яхшы түләү –
барысы да хуҗалыкта яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә яхшы йогынты ясый. “Белеме
буенча инженер булса да, игенчелектә агрономнардан да күп белә ул”, дип
мактыйлар аның тирәсендә булган белгечләр.
Хәзерге вакытта “Чавал” агрофирмасында 4000 гектар тирәсе мәйданда
бөртеклеләр һәм терлек азыгы культуралары үстерәләр, һәр гектардан уңыш
алу буенча районда алар беренчелекне бирмиләр. Хуҗалык буенча уртача
уңдырышлыкны 41 центнерга кадәр алганнары бар. 400 гектарга бәрәңге
утырталар, һәр гектардан 360 центнерга кадәр җыеп алганнары булган.
Узган ел 13 мең тонна ашлык суктырганнар, шул кадәр үк бәрәңге
казыганнар. Хуҗалыкта 104 кеше хезмәт куя, бәрәңге казыганда 200дән дә
артык була. “Чавал” агрофирмасы Малмыж районында бәрәңге үстерүче
бердәнбер хуҗалык. Җыеп алган уңышны Россиянең төрле төбәкләреннән килеп
алып китәләр, Казахстанга, Үзбәкстанга кадәр дә барып җитә.
Икенче икмәкне утыртып казып алу өчен бөтен кирәкле техника “Гримма”,
“Колнак” фирмаларыныкы, йөз миллион сумлык техника сатып алынган, 11 мең
тонна сыеш- лы бәрәңге саклагычы салынган. Монда да бәрәңгене техника
белән төйиләр, аралыйлар. Бөртекле культураларны урып-суктыруны, терлек
азыгы әзерләүне – “Россельмаш”, Нью Холланд” фирмалары комбайннары
белән, “Джон Дир”, “Беларус” тракторлары белән төрле эшне башкаралар,
телескоплы һәм зур төяткечләре дә бар. Яңа техника алуга тотылган
акчаны исәпләп карасаң, 300 миллион сумга җыеладыр ди җитәкче. Төзелешкә
килгәндә, ашлык складлары, силос чокырлары заманча зур итеп яңадан
салынган, өч яңа ферма төзелгән, искеләренә дә капиталь ремонт ясалган.
Әле киләчәккә Зиннәтулла Гыйният улының планнары зурдан: көненә 30 тонна
сөт җитештерү өчен 1200 баш сыерлык яңа комплекс төзү. “Бу эшне Айрат
белән бергәләп эшләрбез дип торабыз” дип, улына зур өметләр баглый ул.
Айрат Казан Федераль университетында инженер-механик белгечлеге алып,
хәзер магистратурада финанслар һәм менеджменлыкка укуын дәвам итә. Татар
көрәше буенча Россия чемпионы, инде “Спорт мастеры” исеме дә алган Айрат
Хәйруллин әтисенең, туганнарының һәм тө- бәгебезнең дә горурлыгы. Укудан
аз гына бушаганда да ул агрофирмага кайтып эшкә тотына. Быелгы язда
тракторга утырып басуларны тырмалаган.
Балаларга килгәндә, Зиннәтулла әфәнденең алар бишәү. Өлкән улы Рөстәм дә
“Чавал” агрофирмасында хезмәт куя. Ул яхшы механизатор, алдынгы
комбайнчы, кыш көннәрендә күпьеллык үләннәр орлыкларын сортларга аера.
“Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә”, – ди халык мәкале. – Эш – минем яшәү рәвешем ул. Эшсез нишләргә кирәк, тик яткан кеше атрофияләнә башлый ул. Бөек Дарвин да “Хәрәкәтләнү – ул яшәү” дигән бит. Улым үпкәләтте әле, теннис уенында җиңде мине, – дип елмая ул. – Теннис та уйнарга яратам, чаңгыда да йөрим, әле дә икесе
буенча да район күләмендә ярышларда да катнашам. Гадел кешеләрне хөрмәт
итәм, кешеләрдә бу сыйфат минем өчен иң мөһиме. Чисталыкны, һәр нәрсәдә
тәртип булганны яратам, эштә дә, тормышта да”.
Колхоз рәисе дигәч тә, боерыклар биреп кенә утырмый, үз кулыннан да
төрле эш килә: ул бакчачы да, теплицада помидор белән кыярны үзе үстерә,
башкаларга ышанмый, балта эшенә дә кулы ята, яшьлегендә буралар да
бураган, кирәк булса тәрәзә рамнары, кәчәкләр дә ясап бирә. “Татар
иренең йөрәгендә иярле ат ятар” дигән әйтем нәкъ аңа туры килә дә инде.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
автор фотосы.
“Дуслык” газетасы