“Хөрмәтле Васил Габтелгаязович!
Сезне һәм Бөтендөнья татар конгрессы киңәшмәсендә катнашучыларны сәламлим!
Талантлы һәм хезмәт сөючән татар халкы вәкилләре Себерне үзләштерүгә, безнең төбәкне үстерүгә зур өлеш керттеләр. Татар милли-мәдәни автономиясе оештырган чаралар төбәктә күркәм традициягә әверелде. Зур вакыйгаларның берсе – Красноярск җирлегендә узган 2015 елгы Федераль Сабантуй.
Бүген ил алдында торган бурычлар көчләрне берләштерүне таләп итә. Бөтендөнья татар конгрессы киңәшмәсе моңа ярдәм итәр дип ышанам.
Барлык катнашучыларга милли мәдәниятне үстерү эшендә яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!”, – дип язылган М.М. Котюковның сәламләү хатында.