Бер авылда гомер итүләреннән тыш, аларны мөселманча яшәү рәвеше дә берләштерә. Моңа Рамазан аендагы ифтарлар да дәлил булды. Татар Каргалысы авылының “Нур” мәдәни – мәгариф комплексында: Коръән сурәләрен уку, аларны яттан сөйләү бәйгесен хатын – кызлар өчен оештырдылар. Конкурста, төрле елларда, әлеге укуларга дини белем алучылар очрашты.
Бәйгедән соң ифтарда бергә күрешү дә күркәм гадәткә әверелгән.Рамазан аенда узган чаралар хакында Оренбург өлкәсеннән Фирүзә Әбсәламова.
Эльвира Әбүзярова – дини белемне икенче ел үзләштерә, бәйгедә дә икенче ел катнаша һәм әлеге елны үзен ике номинациядә сынап карарга булган.Өч бала әнисе, гаиләләре белән дә уразада, намазда.
Татар Каргалысының хатын – кызлары мөгаллимәләр үткәргән дәресләргә йөреп, Коръәнне гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнәләр. Мөгаллимәләрнең берсе – “Бәхет нурлары” балалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Кашаева
Альбина Исламова – мәдрәсәдә дүртенче ел укый, алдагы елларда бәйгеләрдә катнашып килде, ә бу юлы ул алып баручы ролен сынап карады.
Икенче ел дини белем алучыларның күпчелеге икешәр номинациядә катнашты.Укырга белем алырга килүчеләрнең дә сәбәпләре төрле: кемдер Коръәне дөрес итеп уку теләге белән килә, кемнеңдер улы СВО да, аңа догалар җиткереп тору өчен….
Әлеге бәйгеләрне хатын – кызлар өчен берничә ел дәвамында уздыралар.Билеттагы сораулар да төрле номинацияләр буенча ханымнарның ничәнче ел укырга йөрүләренә карап бирелә.
Жюри әгъзаларын катнашучылар сөендерде һәм аларга иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмый. Озак киңәшкәннән соң жюри әгъзалары бүләкләүгә әзер.Мөгаллимәләр дә канәгать.
Елдагыча, ифтар мәҗлесе волонтерлардан башка узмады.Алар арасында яшьләр күп.Бар чыгымнарны хәйриячеләр күтәрде.
Зур чара җәмәгать белән авыз ачу һәм тәмле, мул сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән ифтар ашыннан соң бәйгедә иң- иңнәрне бүләкләү белән тәмамланды.
Залдагыларның берсе дә игътибарсыз калмады. Мондый бәйгеләр зур чыгымнар сорый һәм аларны оештыру иганәчеләрдән башка мөмкин дә түгел.
Бу юлы “Нур” мәдәни -мәгариф комплексындагы бәйге белән ифтарда хатын – кызлардан торган төркем катнашса, чираттагы ифтар – балалар үзәгенә йөрүче кечкенә кызлар белән яшүсмерләр өчен була.

Оренбург өлкәсеннән Фирүзә Әбсәламова
