Кичә кинематографчылар татар киносы язмышы турында сөйләштеләр. Аңлашылганча, татар киносы бар, ләкин аны прокатка чыгару – бәла. Бу нилектәй шулай килеп чыга?
Хәерле Россия Кинематографчылары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров сүзен Советлар иле вакытында куелган планканы төшерергә ярамый дип башлады:
– Берлек – совет чоры җимеше, ул бүген үзгәрешләр юлында. Безгә шул чорда ирешкән нәтиҗәләрне онытмаска һәм сыйфатны төшермәскә кирәк. Моның өчен берлеккә чын мәгънәсендә осталарны туплау мөһим. Сүз уңаеннан, тиздән безнең үз бинабыз булачак. Хөкүмәт бина һәм аны ремонтлау өчен акча бүлеп бирде. Димәк, осталык дәресләре үткәрергә, кинога бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек чыгачак.
Продюсер Алексей Барыкин татар киносына карата тәнкыйть белән килешмәвен белдерде. Аныңча, яңа кино барлыкка килә һәм сыйфаты һич кенә дә начар түгел:
– Еш кына бездә кино юк дигәнне ишетергә туры килә. Бездә кино бар һәм ничек кенә әле! ВГИК белгечләре, мәсәлән, Татарстан киносын аерым билгеләп үтә. Ләкин кыенлыклар да юк түгел. Әйтик, киноны иганәче акчасына гына төшереп булмый. Бездә бу юнәлешкә финанс ярдәмен күрсәтергә омтылучы шәхси эшмәкәрләр, зур оешмалар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дәүләт ярдәменә өмет итү табигый. Ә инде өлешчә булса да чыгымнарны кайтарырга өметләнәбез икән, үзебезнең прокат системасын булдыру кирәк. Әлегә безгә федераль дәрәҗәдәге прокат челтәре булган кайбер төбәкләргә кызыгырга гына кала. Бездә “Татаркино” бар-барын. Ләкин ул федераль прокатчы дәрәҗәсендә түгел…
Продюсер Марат Әхмәтшин да татар киносын прокатка чыгару бик авыр дигән фикердә:
– Татар телендәге киноны прокатка чыгару – ул үзе бер могҗиза. “Байгал”, “Кире” ниндидер прокат юлын үттеләр. “Водяная” хәтта Россия прокатына чыкты. Бу – Алексейның (Барыкин. – Ред.), чыннан да, җиңүе. Чөнки татар картинасы белән кинотеатрга керү – зур проблема. Шәхсән үзем ниндидер киночелтәрләргә чыгарга тырышып карадым. Монда федераль челтәр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Башка прокатчылар да, безгә татарча кино кызык түгел, диләр. Йә бөтенләй җавап биреп тормыйлар. Ничек итеп Татарстанга, Башкортстанга һәм татарлар яшәгән башка төбәкләргә татар киносын чыгарырга – мин белмим. Әлбәттә, без юллар эзлибез. Миңа калса, монда республика җитәкчеләренең дә кушылуы кирәк. Алар бу хәлне белә. Бәлки, уртак көч белән хәл итү юлларын таба алырбыз.
Илдар Ягъфәров бу мәсьәләнең иң авырткан мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады:
– Татарстанда режиссер иҗат белән генә түгел, барлык мәсьәләләр белән дә шөгыльләнә. Шул исәптән, прокат белән дә. Әгәр киноң халыкка барып җитсен дисәң, авылларга алдан барып, вазгыятьне өйрәнергә кирәк. Чөнки “Татаркино” кино күрсәтеләчәк авылларның исемлеген җибәрә. Ә аларның күпчелегендә проектор да булмый. Проекторы да булмагач, ул авыл ничек исемлеккә керә алган соң? Монда нинди прокат турында сүз булырга мөмкин?! Иманым камил, һәрбер картинаның үз караучысы бар. Кемгәдер “Водяная” ошый, кемдер “Мулла”ны, йә булмаса, “Байгал”ны үз итә. Шуңа күрә прокатка җитди карарга кирәк. Аны Пензада да, Ульянда да тулы залга оештырып була. Әлбәттә, үзең йөрсәң. Гәрчә бу мәсьәләне кайгыртырлык оешма булса да.
Иҗат кешесен авырлыклар туктатмый. Кино өлкәсендә дә шулай. Әйтик, озакламый Илдар Ягъфәров Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча “Исәнмесез” драмасын төшерә башлый. Алексей Барыкин исә Денис Осокин әсәре буенча мистик картина төшереләчәген хәбәр итте. “Татармультфильм” директоры Азат Ганиев, гомумән, анимация элементлары кертелгән нәфис фильмга алынмакчы. Финанс ярдәме булса, билгеле. Татар тамашачысы үзебезнеке табадан төшкәнче башкортларның “Сестренка”сы, Диснейның халыклар проблемасын яктырткан “Холодное сердце II” мультфильмын карый тора. Болардан соң ул примитив кино карый алмаячак, билгеле.
Гөлинә Гыймадова