tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Дәрдемәнднең барлык шигырьләрен укып чыгарга чакыралар
Татар китабы йортында Дәрдемәнднең барлык шигырьләрен укып чыгарга чакыралар

Татар китабы йортында Дәрдемәнднең барлык шигырьләрен укып чыгарга чакыралар

25 гыйнварда Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) шагыйрь, меценат, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның барлык шигырьләрен укып чыгачаклар.

«Дәрдемәнд күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләрен тулысынча укып чыгачакбыз. Чарага сез дә кушыла аласыз! Дәрдемәнднең әдәби мирасы сан ягыннан зур түгел. Аның 150ләп шигырь, парча һәм кечкенә хикәяләре бар. Бер утыруда барысын да укып чыгарга була. Марафонга килгән һәркем шагыйрьнең бер әсәрен укыячак», – диде музей мөдире Айдар Шәйхин.

Марафонда катнашу өчен сылтамага басып теркәлү сорала. Дәрдемәнднең барлык шигырьләре биредә тупланган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*