ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак
Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак

Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак

6 апрельдә 18: 00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак.

Очрашуда өч сәнгать төре бергә кушылачак. Танылган рәссам Алсу Тимергалинаның яңа картиналары күрсәтеләчәк, фантаст язучы Адлер Тимергалин әсәрләреннән өзекләр укылачак. Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, баянчы, аккордеончы, Казан дәүләт консерваториясенең TATARICA оркестры солисты, Yummy music band төркеме солисты Алмаз Әхмәтҗанов башкаруында музыкаль композиция яңгыраячак.

Рәсем сәнгате, әдәбият һәм музыканы берләштергән кичәдә Ренат Еникиев, Алмаз Монасыйпов, Дебюсси, Пьецоло музыкасы яңгыраячак.

Чыганак: vk.com/tatbookhouse

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*