tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Лакуна» лекторийлар циклы башлана
Татар китабы йортында «Лакуна» лекторийлар циклы башлана

Татар китабы йортында «Лакуна» лекторийлар циклы башлана

Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсын башлый. Бу хакта Татар китабы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы елларда әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар», ягъни чорлар, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Бу курс бергәләп үзебезнең кальбебезне һәм хәтеребезне барлау булсын», – диелгән хәбәрдә.

Курс ел дәвамында узачак. Лекцияләр әдәбият белеме фәнендә кабул ителгән катгый эзлеклелекне күздә тотмый, киресенчә, төрле чорларга, шәхесләргә, вакыйгаларга «сикереп», әдәби җирлекләрне фокуска алып, фрагментлардан бер бөтенне җыя.

«Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез. Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз. Без бүгенге киң катлам аудитория белән интеллектуаль һәм элитар форматта, әмма бик җылы, өйдәгечә, милли-гади җирлектә сөйләшергә телибез», – ди оештыручылар.

Беренче лекция 10 апрель көнне узачак. Ул 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗановка багышлана.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*