6 майда Татар китабы йортында «Язгы кичләр» циклыннан чираттагы концерт узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Концерт программасына да сугышның михнәтен һәм җиңүнең шатлыгын, тыныч тормышның бәхет икәнен искә төшерә торган җырлар тупланды. Кичәдә хәзерге музей урнашкан коммуналь йорттан сугышка киткән каһарманнар да искә алыначак, хатлар һәм шигырьләр укылачак.
Программада катнашалар:Айдар Габдинов, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты
Иркен Мостафин
Азат Нургаянов
«Болгар кызлары»
«Хыял» триосы
Фирдүс Кәбиров
Әмирхан Шәрифулин
Сәрия РахманиПроектның авторы һәм концертмейстер — Айгөл Зәйнуллина
Алып баручы — Данис Хисмәтуллин
6 май, 18:30
Казан, Островского, 15
Керү бушлай, теркәлергә кирәк
Чыганак: https://t.me/tatbookhouse