Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вакытында конгресста эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннанрын Өлкәннәр көне белән котларга, бәйрәм табынына җыйды. Алар арасында Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина да бар.
“Конгресс безне беркайчан да онытмый. Бүген бирегә җыелган кунаклар, кайчандыр җиң сызганып милләткә, халкыбызга хезмәт иткән мөхтәрәм кешеләр. Безнең яшьлек еллары бергәләп татар халкының мәгарифенә, мәдәниятенә булдыра алганча көч куеп, хезмәт итеп узды. менә бүген шул елларны искә алабыз. Тәҗрибәбезне бүгенге хезмәткәрләргә дә җиткерәсе килеп, фикерләребезне әйтәбез. Бик зур рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә. Алар безгә өмет һүм канат куеп торалар. Киләчәктә дә багланышларыбыз ныклы булсын”, ди вакытында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләгән Камәрия ханым.