Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вакытында конгресста эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова: “Милләт җыеныннан бик зур сөенеч белән кайттым. Бу эшне дәвам итүебез бик күркәм. Татарның күренекле кешеләре шулай җыелышып, аралашып торырга тиеш. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар телим” – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе булып эшләгән Роза ханым.