28 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Свердловск өлкәсеннән килгән укытучылар белән очрашу узды. Урал ягыннан килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы сәламләделәр. Әлеге очрашу турында тулырак шушы видеоязмабыздан таныша аласыз.