Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы матур мәшәкатьләр белән тулы көннәрдә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.

Китапның автор-төзүчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма “Ак бүре” нәшриятында чыгарылды.